- РУС
- ТАТ
Гистолог, медицина фәннәре докторы (1939 ел), профессор (1940 ел)
1901 ел, Ташкент шәһәре – 1971 ел, Үзбәкстан ССР, Сәмәрканд шәһәре.
Урта Азия университетының (Ташкент) медицина факультетын тәмамлаганнан соң (1928 ел), шунда ук, тире-венерология клиникасында, бер үк вакытта нормаль анатомия һәм эмбриология кафедрасында эшли.
1936 елдан Ташкент медицина институтында, 1939 елдан гистология кафедрасы мөдире.
1945 елдан Кашкадәрья өлкә сәламәтлек саклау бүлеге мөдире урынбасары. 1946–1970 елларда Сәмәрканд медицина университетының һәм бер үк вакытта, 1946–1954 елларда, Сәмәрканд авыл хуҗалыгы институтының гистология кафедралары мөдире.
Хезмәтләре периферик нерв системасы морфологиясенә карый.
Бөтенсоюз анатомнар, гистологлар һәм эмбриологлар җәмгыятенең Сәмәрканд бүлеге рәисе (1957 ел).
Медаль белән бүләкләнә.
Зикрулла Хайруллович Рахматуллин (к 60-летию со дня рождения и 35-летию научно-педагогической и общественной деятельности) // Архив анатомии, гистологии и эмбриологии. 1962. Вып. № 7.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.