15 кә якын төре билгеле. Евразиядә таралганнар.

Татарстан территориясендә 2 төре – чал сирения (S. cana) һәм тау сирениясе (S. montana) Көнчыгыш Кама аръягында очрый. Ташлы тау битләрендә үсәләр.

20-90 см биеклектәге үсемлек. Үзәк тамырлы. Сабагы туры, тармаклы, төкчәле. Яфраклары чиратлашкан, кыяк (тау сирениясе) һәм тар кыяк (чал сирения). Чәчәкләре ачык сары, дөрес формада, озын чукларда. Җимешләре – сабакка сарылган кыска саплардагы 4 кырлы кузак. Июнь-июльдә чәчәк аталар. Җимешләре июль-августта өлгерә.

2 төре дә ТРның Кызыл китабына кертелгән (2006).

Тау сирениясе