Эчтәлек

Зурлыгы µн=–1,91315(7)µт, биредә µт — төш магнетоны (магнит моментын үлчәү берәмлеге).

Нейтронның магнит моментының булуы нейтрон ул — электрик нейтраль ноктадай кисәкчек дигән күзаллауларга каршы килә һәм, протонның магнит моментының аномаль зурлыгы белән (µп, биредә µп≈ 2,79µт) бергә, нуклоннарның (протоннар һәм нейтроннарның) катлаулы структурасын күрсәтә.

Нейтронның магнит моментының барлыгы, тамгасы һәм якынча зурлыгы, Мәскәү университетының Физика фәнни-тикшеренү институтында так сандагы нейтроннары булган төшләр спектрын анализлау нигезендә физиклар С.А.Альтшулер һәм И.Е.Тамм тарафыннан теоретик фаразлана (1934).

Әдәбият

Альтшулер С.А., Тамм И.Е. Магнитный момент нейтрона // Докл. АН СССР. 1934. Т. 1, № 8.

Автор — Л.К.Әминов