- РУС
- ТАТ
инженер-химик, Социалистик Хезмәт Герое (1981), РСФСРның атказанган химигы (1987), икътисад фәннәре докторы (1995), профессор (1996)
1932 елның 17 гыйнвары, Зәй районы Кече Баграж поселогы – 2005 елның 27 мае.
1954 елда Казан химия-технология институтын, 1985 елда СССР МС каршындагы Халык хуҗалыгы академиясенең Идарә итү институтын тәмамлый.
1954–1970 елларда С.М.Киров исемендәге Казан ясалма каучук заводында: мастер, цех башлыгы, 1963 елдан баш инженер урынбасары, 1966 елдан баш инженер.
1970–1984 елларда Казан резинститутехник эшләнмәләр заводы директоры,
1984–1990 елларда «Казан резинститутехника» җитештерү берләшмәсе генераль директоры, 1990–1992 елларда «Казан резинститутехника» аренда берләшмәсе рәисе, 1992 елдан резинститутехника («Кварт») АҖ президенты, бер үк вакытта Казан технология университетында, 1996 елдан икътисад кафедрасы профессоры.
Аның җитәкчелегендә предприятиедә реконструкция уздырыла, техника яңартыла һәм өстәмә куәтләр төземи генә дә җитештерүне үстерүдә җитди уңышларга ирешелә. Җитештерүне оештыруның яңа структурасы гамәлгә кертелә. Предприятие белән икътисади идарә итүнең комплекслы системасы булдырыла һәм зур социаль программа гамәлгә ашырыла: 165,7 мең м2 торак мәйданы төзелә, тулай торакка, санаторийлар, балалар һәм дәвалау учреждениеләренә булган ихтыяҗ тулысынча тәэмин ителә.
Фән өлкәсендәге эшчәнлеге предприятие белән идарә итүне оештыру структурасының комплекслы сыгылмалы моделен төзү һәм тармак белән идарә итү системасының принципларын формалаштыруга карый.
Уйлап табуга 18 авторлык таныклыгы һәм 6 патенты бар.
10 нчы бишьеллык йөкләмәләрен үтәү буенча җитештерү өлкәсендә ирешкән зур уңышлары өчен Социалистик Хезмәт Герое исеме бирелә.
Базар икътисадын булдырудагы хезмәтләре өчен Халыкара бизнес академиясенең Алтын дипломына лаек була (2000).
ТРның Дәүләт бүләге лауреаты (2008, вафатыннан соң).
Ике Ленин ордены, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, медальләр белән бүләкләнә.
Исеме Казан урамына бирелә.
Интенсификация производства: опыт и проблемы. К., 1988;
Промышленные предприятия: механизм ускорения развития. К., 1989;
Экономика предприятий химической промышленности. К., 1996.
Кто есть кто в Республике Татарстан. К., 1993. Вып. 1.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.