Тарихы

1619 елдан мәгълүм. Революциягә кадәрге чыганакларда шулай ук Югары Мишәбаш буларак та искә алына.

XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек.

XX йөз башында авылда мәчет һәм мәдрәсә эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 939,8 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Мамадыш өязе Бөкмеш волостена керә.

1920 елдан – ТАССРның Мамадыш кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Саба районында.

Хәзер – Яулаштау авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

«Кызыл яшьләр» колхозы оештырыла (беренче рәисе – Гайнетдинов). 1951 елдан авылда – Калинин исем. колхоз (үзәк утары – Яулаштау авылы), 2014 елдан – «ТАТМИТ Агро» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте (дуңгыз асрау), 2021 елдан – «Восточный» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2007 елдан Ф.Ф. Әхәтов крестьян-фермер хуҗалыгы (сөтчелек фермасы) эшли.

Халкы башлыча кырчылык һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1932–2016 елларда башлангыч мәктәп эшли.

Авылда мәдәният йорты, «Тюльпан» балалар бакчасы (1990 елдан), фельдшер-акушерлык пункты, мәчет (1997 елдан) бар.

Халык саны

1782 елда – 92 ир-ат;
1859 елда – 262,
1897 елда – 363,
1908 елда – 416,
1920 елда – 412,
1926 елда – 370,
1938 елда – 376,
1949 елда – 363,
1970 елда – 292,
1979 елда – 254,
1989 елда – 236,
2002 елда – 281,
2010 елда – 301,
2020 елда – 313 кеше (татарлар).