Чишмә елгасының уң кушылдыгы.

Озынлыгы 30,7 км, бассейнының мәйданы 319 км2. Бөгелмә-Бәләбәй калкулыгы буйлап ага. Елга башы – Әлмәт районы Яңа Сүркә авылыннан төньяк-көнчыгыштарак, тамагы – Лениногорск районының Иске Куак авылы янында. Елга башының абсолют биеклеге 293 м, тамагыныкы – 90 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 45%.

Куак елгасының 20 кушылдыгы бар, иң зурысы (уң) – Баллы елгасы (8,1 км). Елга челтәренең тыгызлыгы 0,43 км/км2. Туенуы катнаш, яртысын диярлек кар сулары алып тора. Җир асты сулары белән туену модуле 1,1-5 л/с·км2. Гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән характерлана. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 150 мм, ташу агымы катламы 70 мм. Язгы ташу, гадәттә, март ахыры – апрель башында башлана. Елга ноябрьнең беренче ункөнлегендә туңа. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,88 м3/с.

Язын суы каты (6-9 мг-экв/л), кышын һәм җәен бик каты (20-40 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 200-300 мг/л, кышын һәм җәен 500-700 мг/л.

Куак бассейнында суның гомуми күләме 1,3 млн м3 булган 2 буа бар. Су ресурслары сугару өчен файдаланыла.

Елга үзәненең уңъяк сөзәклегендә Чыршылы сөркә (байбак) колониясе табигать истәлеге урнашкан.