- РУС
- ТАТ
Татарстанның Лаеш районындагы авыл. Лаеш шәһәреннән 67 км төньяк-көнбатыштарак, Мишә елгасының уң кушылдыгы буенда урнашкан
Казан ханлыгы чорында нигез салына. 1565–1567 еллардагы Писцовый кенәгәләрдә Менгер на Лихом болоте исеме белән дә билгеле. Башка мәгълүматлар буенча, XVIII йөзнең икенче яртысында алпавыт А.П.Нармацкий тарафыннан нигез салына. XVIII йөз рус чыганакларында Менгер Нармацкое буларак та мәгълүм.
Халкы алпавыт крәстияннәре катлавына керә, еш кына бер хуҗадан икенче хуҗага күчеп йөри, 1820 елда алпавыт Жеребцовның элеккеге крепостнойлары иреккә чыгарыла һәм ирекле игенчеләр булып китә. Авыл халкының өчтән бер өлеше крепостнойлар булып кала, 1861 елга алар кенәз Н.А.Куланчаков милкендә була.
Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек.
XX йөз башында волость идарәсе, этап йорты урнаша; земство һөнәрчелек мәктәбе (1877 елда ачыла), халыкта аек яшәү рәвеше тәрбияләүче уку өе, почта бүлекчәсе, 3 тимерче алачыгы, 1 тукымалар, 1 казна шәраб һәм 4 вак-төякләр кибете, 2 сыраханә, йон-тукыма ману остаханәсе, 17 юлаучылар йорты, трактир була.
Авыл җәмәгатенең имана җире 1298 дисәтинә. тәшкил итә.
1920 елга кадәр Казан губернасының Лаеш өязе Астраханка волосте үзәге була. 1920 елдан ТАССРның Лаеш кантонында. 1927 елның 14 февраленнән – Лаеш, 1956 елның 14 декабреннән – Столбище, 1959 елның 26 мартыннан – Лаеш, 1963 елның 1 февраленнән – Питрәч, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Лаеш районында.
Хәзер Нармонка авыл җирлеге үзәге.
1930 елда авылда “9 января” колхозы (беренче рәисе – П.И.Кузьмин) оештырыла, 1949 елда аңа Ворошилов исемендәге колхоз (Паново авылы, юкка чыккан) кушыла.
1957 елдан – “Комсомольский” совхозы (Рус Сараланы поселогы, Астраханка, Дятлово, Макаровка, Тамгачы, Атабай, Күнтәч, Рождествено, Сапуголи, Сиңгел, Татар Сараланы, Ташкирмән, Тетеево авыллары), 1969 елда “Нармонка”совхозы составына керә, 1996 елда “Нармонка” акционерлык җәмгыяте итеп үзгәртелә, 2009 елга кадәр “Нармонка” ачык акционерлык җәмгыяте.
Хәзер “Нармонка” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте.
1918 елда земство мәктәбе җирлегендә башлангыч мәктәп ачыла, 1939 елда – җидееллык, 1956 елда – сигезьеллык, 1980 елда – урта мәктәп (биналары 1978 һәм 1990 елларда төзелә) итеп үзгәртелә.
Мәктәп каршында музей почмагы ачыла.
Авылда китапханә (1953 елдан), мәдәният йорты (1979 елдан, 2012 елдан яңа бинада), “Солнышко” балалар бакчасы (1981 елдан), фельдшер-акушерлык пункты, мәчет (1999 елдан, элекке балалар бакчасы бинасында) бар.
Мәдәният йорты каршында “Березка” фольклор коллективы (2011 елдан), “Радуга” балалар вокаль ансамбле (2013 елдан), “Девчата” хор коллективы (2015 елдан) эшли.
2005 елда Казан Мәрьям Ана иконасы хөрмәтенә кәшәнә төзелә.
Авыл тирәсендә археология истәлекләре – Нармонка каберлеге (Азелино культурасы), Нармонка табылдыгы (неолит-бронза дәвере) ачыклана.
Авыл составына юкка чыккан Паново авылы керә (хәзер бакчачылар авылы). Юкка чыккан авыл территориясендә археология истәлекләре табыла: Паново туктаулыгы (Казан яны культурасының Балым-Карташиха этабы), хәзер су белән юылган, Паново табылдыклары.
А.Ф.Барышева (1937 елда туган) – токарь, СССР Дәүләт бүләге лауреаты, “Почет билгесе” ордены кавалеры;
В.А.Кормушин (1928 елда туган) – геология-минералогия фәннәре кандидаты, 6 уйлап табу авторы.
1782 елда – 130,
1859 елда – 335 ир-ат;
1897 елда – 1099,
1908 елда – 1148,
1920 елда – 1074,
1926 елда – 1259,
1938 елда – 938,
1949 елда – 569,
1958 елда – 457,
1970 елда – 319,
1979 елда – 407,
1989 елда – 1653,
2002 елда – 1846,
2010 елда – 1837,
2017 елда – 1931 кеше (татарлар – 50,9%, руслар – 47,4%, башка милләтләр – 1,7%).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.