- РУС
- ТАТ
(Glechoma), иренчәчәклеләр семьялыгыннан күпьеллык үләннәр ыругы
|
10 лап төре билгеле, Евразиядә киң таралган.
Сабаклары шуышма, озын, тамырланучан, бераз күтәренке чәчәк бәбәкле. Яфраклары йомры – бөерсыман, озын саплы. Чәчәкләре аксыл шәмәхә яки алсу аксыл шәмәхә төстә, урта һәм өске сабакларында яфрак куентыгында өчәрләп урнашкан. Май-июль айларында чәчәк ата. Җимешләре 4 чикләвеккә төрләнә. Яфраклары һәм чәчәкләре көчле сасы ис чыгара. Тамырланган бәбәкләрдән үрчи.
ТРда 2 төре – плющсыман будра (G.hederacea), 40 см га кадәр озынлыкта, сабагы шәрә яки сибелгән кыска төкле, киң яфраклы урманнарда, басуларда, юлларда, болыннарда үсә. Дару үләне, җир өстендәге өлеше эфир маена, сапонин, сумала, органик кислота, дуплау матдәләренә бай. Халык медицинасында порошок яки төнәтмә рәвешендә ялкынсынуга каршы, какырык куптару, бәвел кудыру, тир чыгару өчен кулланыла. Баллы. Чүп үлән. Атлар өчен агулы.
Каты төкле будра (G.hirsuta) 60 см га кадәр озынлыкта, сабагы төкчәле. Яфраклы һәм катнаш урманнарда, күбесенчә Көнбатыш Кама алдында үсә. Сирәк очрый торган төр.
|
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.