Чыгу урыны һәм вакыты

1834–1917 елларда Казанда рус телендә нәшер ителә.

1834, 1837–1864 елларда «Начальственные распоряжения по Казанскому учебному округу», 1835–1836 елларда «Начальственные распоряжения, издаваемые Императорским Казанским университетом» исеме белән басыла.

Уку-укыту округы попечителе рөхсәте белән дөнья күрә.

Округ гимназияләре һәм училищеләре, шулай ук директорлар һәм инспекторлар өчен басмага язылу мәҗбүри була.

Юнәлеше

Журналның рәсми өлешендә патша боерыклары, Халык мәгарифе министрлыгы, Казан уку-укыту округы идарәсе карарлары басыла, шул исәптән кадрларны алмаштыру, бүләкләү, пенсия һәм пособие билгеләү, укытучы исеменә таныкнамәләр бирү мәсьәләләре карала.

Рәсми булмаган өлештә уку-укыту округы попечителе каршындагы совет, гимназия һәм училищеләр педагогик советлары беркетмәләре, округның уку йортлары буенча хисапларыннан күчермәләр, педагогик эчтәлектәге мәкаләләр, дәрес планнары һәм башкалар басыла.

Мөһим язмалар арасында — В.Владимировның «Казандагы беренче гимназиядә шәрекъ телләрен укытуның барышы» («О ходе преподавания восточных языков в 1-й Казанской гимназии», 1866 ел).

Журналда округ җитәкчелеге эшчәнлеге, уку йортлары тарихы буенча, татарларның белем дәрәҗәсе, шул исәптән Казан татар укытучылары мәктәбе эшчәнлеге, рус-татар уку йортлары эшен оештыру, «әҗнәби» мәгарифе буенча төбәк киңәшмәләре карарлары турында киң материал бирелә.

Әдәбият

Айнутдинов Р.А., Айнутдинова Л.М., Гилазев З.З. Казанская научная пресса. Казань 2013;

Татарская энциклопедия. Казань, 2014. Т.6;

Пресса Казани ХIХ–ХХI вв. Казань, 2016;

Казанская периодика ХIХ–ХХI вв.: Энциклопедический справочник для средств массовых коммуникаций. Казань, 2018.

Автор – Р.А.Айнетдинов