КПССның Татарстан өлкә комитеты органы.

Чыгу урыны һәм вакыты

Казанда 1920 елның декабреннән (өзеклекләр белән) нәшер ителә.

1920 елның февраль-ноябрендә (14 сан) «Известия губкома РКП(б)» исеме белән атнага 2 тапкыр чыккан (ТАССР төзелгәннән соң — «Бюллетень Татарского областкома РКП(б)») газетаның дәвамчысы.

1920 елның 1 декабреннән «Вестник Татарского областного комитета РКП(б)» журналына үзгәртелә (мөхәррирләре — А.Таняев, С.Якимов; 5 сан, соңгысы — 1921 елның 20 апреле).

Журнал югары партия органнары карарларын, җирле партия органнарының хисапларын, партия съездлары һәм конференцияләре турында хәбәрләр, үзәктәге һәм урыннардагы партия тормышы хакында күзәтүләр, партия, профсоюз төзелеше турында аналитик мәкаләләр бастыру өчен чыгарыла.

1921 елның сентябрь–ноябрендә «Спутник агитатора» исеме белән 4 саны дөнья күрә. Алга таба 1925 елның гыйнварына кадәр «Коммунистический путь» исеме белән чыга (1923 елның октябреннән 1924 елның сентябренә кадәр журнал басылудан туктатылып тора; ВКП(б) өлкә комитетының һәм ТАССР Главполитпросветының берләштерелгән органы; мөхәррирләре — Г.Мансуров, М.Корбут, В.Сергеев; 26 сан).

1925 елның гыйнварыннан апреленә кадәр айга ике мәртәбә «Путь Ильича» журналы чыга (4 сан).

1925 елның маеннан сентябренә кадәр «Причал» журналы чыгарыла (мөхәррирләре — Г.Цыпин, Я.Виленский; 8 сан); ул — «Красная Татария» («Кызыл Татарстан») газетасына кушымта булган иллюстрацияле әдәби-иҗтимагый басма.

1926 елның 11 гыйнварында ВКП(б) ҮКның матбугат бүлеге ТАССР матбугаты турында карар кабул итә, моның белән ул Татарстан өлкә комитетына татар һәм рус телләрендә партия журналы чыгарырга боерык бирә. 1926 елның маенда өлкә комитеты 1927 елның февраленә кадәр чыгып килгән «Спутник партийного активиста» («Партия активисты юлдашы») исеме белән рәсми органын яңадан бастыра башлый (мөхәррире — М.Хатаевич; 10 сан).

1935 елның маеннан 1938 елның апреленә кадәр өлкә комитеты «Большевик Татарии» журналы чыгара (мөхәррирләре — Б.Абдуллин, Л.Пинхасик, И.Кондратьев, С.Мөхәммәтов; 36 сан).

1926 елның июненнән өлкә комитеты рус телендәге басма белән параллель рәвештә татар телендә мөстәкыйль «Җитәкче» журналы чыгара башлый (мөхәррире — З.Гыймранов, А.Әхмәтов, Б.Абдуллин; 78 сан). Ул партия оешмалары җитәкчеләре һәм активистлары өчен чыгарыла һәм шуңа күрә теоретик мәсьәләләргә зур урын бирә.

1932 елның мартында журналның исеме «Татарстан большевигы» дип үзгәртелә, ул 1941 елның июненә кадәр чыга (мөхәррире — Б.Абдуллин, А.Әхмәтов, Ф.Рәхмәтуллин, Х.Галиев, С.Мөхәммәтов; 139 сан). «Җитәкче»дән аермалы буларак, бу басма урыннардагы партия хезмәткәрләренең сорауларына җавап бирә.

Озак вакытка тукталып торганнан соң, 1958 елның гыйнварында журнал бер үк вакытта рус («Коммунист Татарии») һәм татар («Татарстан коммунисты») телләрендә яңадан чыга башлый (мөхәррирләре — Ш.Хамматов, М.Мусин, Җ.Гыйльманов, Ш.Вәлиев, А.Афанасьев). 1990 елның декабрендә аның соңгы 698 нче саны чыга. 1991 елның гыйнварында «Коммунист Татарии» базасында яңа — «Татарстан» журналы нәшер ителә башлый.

Юнәлеше

Бөтен совет чоры дәвамында журнал ТАССРда әйдәп баручы идеологик басма булып тора, анда партия һәм хөкүмәт документлары, җирле хакимият органнарының карарлары, партия төзелеше һәм идея-тәрбия эше өлкәсендә теоретик һәм методик күрсәтмәләр, төбәктәге алдынгы коммунистик һәм революцион хәрәкәт активистлары турында очерклар, матбугатка күзәтүләр басыла.

Журнал Халыклар дуслыгы ордены (1977 ел), РСФСР ЮС Президиумының Мактау грамотасы (1970 ел) белән бүләкләнә.

Әдәбият

Насыров Т.М. Октябрь и печать Татарии. Казань, 1975;

Фасахов К.М. С жизнью в ногу (Периодическая печать Татарии в восстановительный период). Казань, 1979;

Валеев Ш.М. Страницы истории татарской прессы // Гасырлар авазы — Эхо веков. 2000. № 3/4;

Валеев Ш.М. Старейший в республике журнал // Тонус. 2000. № 6;

«Татарстан» журналының 80 еллыгына багышланган мәкаләләр циклы / М.Мәрдиева // Татарстан. 2000. №2–8;

Татар энциклопедиясе. Казан, 2012. Т.3;

Айнутдинов Р.А., Айнутдинова Л.М., Гилазев З.З. Казанская научная пресса. Казань 2013;

Пресса Казани ХIХ–ХХI вв. Казань, 2016;

Татарская периодическая печать: Научно-энциклопедическое издание. Казань, 2017;

Казанская периодика ХIХ–ХХI вв.: Энциклопедический справочник для средств массовых коммуникаций. Казань, 2018.

Автор – Т.М.Насыйров