Эчтәлек

Пётр I нең 1708 ел 1 декабрь Фәрманы нигезендә оештырыла, 1709 ның гыйнварыннан эшли башлый.

Губернаның башка учреждениеләре өчен югары инстанция булып тора, хокук тәртибе нормаларын саклауны, халык санын исәпкә алуны, төрле катлауларның бурычларын һәм үзидарәне, салымнарның вакытында керүен, төбәкне төзекләндерү чараларын контрольдә тота, 1727 елдан шулай ук Казанда һәм Казан өязендә мәхкәмә эшләрен алып бара, түбән инстанцияләр карарларына дәгъвалар кабул итә, аларның үлем җәзасы турындагы карарларын раслый. Баштарак — приказ йортлары, обер-комендант һәм земство канцелярияләре, соңрак провинция һәм воеводство канцелярияләре белән җитәкчелек итә.

Казан губернасы канцеляриясе югары органнарның карарлары нигезендә конкрет күрсәтмәләр эшли, аларның үтәлүен контрольдә тота, Сенат һәм коллегияләр алдында хисап бирә, үз чиратында, буйсынган учреждениеләрдән рапортлар һәм беркетмәләр ала.

Моннан тыш, Казан губернасы канцеляриясе сугыш вакытында яки күчмә халыклар яу белән килгәндә губернаны саклауны оештыруда, халык чуалышларын бастыруда, эпидемияләргә каршы көрәштә, гадәттән тыш хәлләр белән бәйле эшләрне җайга салуда төп рольне уйный; рекрутлар җыюда, армияне тәэмин итүдә, дворяннар хезмәтен күзәтүдә, богаулы тоткыннарны озатуда, хөкүмәт комиссияләренә ярдәм итүдә һ.б. төп йөкне тарта.

Составы: губернатор (рәис), аның иптәшләре (урынбасарлар), прокурордан торган идарә; сәркәтипләр, беркетмә язучылар, теркәүче, архивариус, канцелярия хезмәткәрләре, канцелярия хезмәткәрләре ярдәмчеләре, төпләүчеләр, өйрәнчек, тәрҗемәче, каравылчылар, палач кергән канцелярия һәм хәрби контингент (барлыгы 130 дан артык кеше).

Сенатның 1780 ел 28 сентябрь карары нигезендә 1775 елгы Губерна реформасы үткәрелү уңаеннан бетерелә, аның вазифалары Казан наместниклык идарәсенә бирелә.

Әдәбият

Государственность России: Государственные и церковные учреждения, сословные органы и органы местного самоуправления, единицы административно-территориального, церковного и ведомственного деления (конец XV века — февраль 1917 года): Словарь-справ. М., 1996. Кн. 1.

Е.Б.Долгов