Эчтәлек

Казан хәрби округында 1916 елда оештырыла.

Казанда урнаша.

1917 елның 1 гыйнварына 11 меңгә якын кеше исәпләнә.

1917 елның мартында солдатлар гарнизонда беренче полк комитеты төзи. Мөселман солдатлар башлангычында мартта Казан Мөселман хәрби ком-ты төзелә. Солдатлар сугышудан баш тарталар, майда фронтка 1 мең кешене озатуны өзәләр, 12 июньгә рөхсәтсез китүләрдә 800 дән артык кеше була.

Вакытлы хөкүмәтнең оборона рухын күтәрү һәм Россия союзникларының актив сугыш хәрәкәтләре турындагы таләпләрен канәгатьләндерү максатыннан Россия армиясенең июньдә оештырылган һөҗүме белән бәйле рәвештә полк хөкүмәткә каршы демонстрациядә катнаша. Революцион чыгышлар өчен полктан фронтка 15 марш ротасы җибәрелә. Солдатлар генерал Л.Г.Корнилов җитәкчелегендә кораллы фетнәгә күтәрелүне гаепләп чыгалар.

Октябрьдә полк большевикларга булышлык күрсәтә, Казанда Совет хакимиятен урнаштыруда катнаша. 1918 елның язында таратыла.

Әдәбият

Великая Октябрьская социалистическая революция: Энцикл. М., 1987.