Биографиясе

1919 елның 1 ноябре, хәзер Чүпрәле районы Түбән Каракитә авылы — 1963 елның 28 апреле, Казан.

М.Горький исемендәге Әдәбият институтын тәмамлый (Мәскәү, 1956).

Бөек Ватан сугышында катнаша. Төньяк-Көнбатыш фронтның миномётчылар ротасында хезмәт итә, «За Родину», «Фронтовая правда», «Знамя победы» фронт газеталарында хәрби хәбәрче сыйфатында сугыш юлын уза.

1946 елдан «Кызыл Татарстан», «Яшь сталинчы» газеталарында әдәби хезмәткәр.

Иҗаты

«Үскәндә» исемле беренче шигырьләр җыентыгы 1937 елда басыла. Бөек Ватан сугышы темасы «Тупчы Ваһап» (1944) поэмасында, «Фронтовик татарлар» (1944) очерклар һәм «Җыр үткән юл» (1947) шигырь җыентыкларында чагылыш таба. «Биш минут» (1949), «Яшел тасма» (1952), «Үлемсезлек» (1959) поэмаларында сугыш фаҗигасе сурәтләнә, кичәге көрәшчеләрнең хезмәт батырлыкларына дан җырлана. Сугыштан соңгы елларда Мөдәррис сатирик шигырьләр, памфлет һәм фельетоннар («Көлке түгел», 1954), сугыш һәм тыныч хезмәт геройлары, әдәбият һәм сәнгать әһелләре турында очерклар, әдәби-публицистик мәкаләләр («Йолдыз атыла», 1963; «Ильич нурлары», 1969 җыентыклары) иҗат итә. У.Шекспир, Дж.Байрон, М.Шелли, Һ.Һейне, А.С.Пушкин, Н.А.Некрасов, Т.Г.Шевченко әсәрләрен, К.Ивановның «Нарспи» әсәрен татар теленә тәрҗемә итә. Шекспир сонетларын тәрҗемә итү Мөдәрриснең үзенә дә бу катлаулы шигырь формасында иҗат итәргә этәргеч бирә. Ул татар поэзиясендә беренчеләрдән булып сонет жанрына юл ача, аның матур үрнәкләрен тудыра. Бүләкләре

Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә.

Әсәрләре

Минем яшьтәш: Сайланма әсәрләр. К., 1956;

Дуслар күңеле. К., 1980;

Сквозь пепел дней. М., 1974.

Әдәбият      

Хисамов Н. Үлемсезлек җырчысы // Казан утлары. 1969. № 11;

Әхмәдулла Ш. Нурлы сыны хәтер түрендә // Мирас. 2002. № 7.