Эчтәлек

Архитектура графикасы – архитекторларга корылма, комплекс, шәһәр төзелеше турында мәгълүмат бирү өчен хезмәт итүче үзенчәлекле профессиональ телне тәшкил итә. Ул архитектур рәсем, сызымнар, архитектура-сәнгать басмалары һ.б. чаралардан файдалана.

Архитектура графикасы – архитектур проектлау иҗатының бер өлеше, ул проектлауның барлык стадияләрендә (эскиздан башлап төзелеш өчен кирәкле гамәли сызымнарга кадәр) объектны график яктан гәүдәләндереп бара. Пространствода күләм биләп торган предметларның яссылыкта урнашуын һәм зурлыгын чагылдыру өчен сызма геометриягә таяна.

Сызма геометриянең нинди алымнарын куллануга карап, объектларны график яктан сурәтләү өч төргә аерыла: ортогональ проекциядә (план, киселеш, фасад, генераль план), перспективада һәм аксонометриядә чагылдыру.

Архитектура графикасы шулай ук графика сәнгате мөмкинлекләреннән файдалана: объектларның сурәте сызмалар яисә төрле ачыклыктагы төсләр белән башкарылырга мөмкин. Соңгысы монохром һәм полихром төрләргә бүленә.

Архитектура объектын сызымда чагылдыру архитекторга үз максатын гамәлгә төгәл ашыру мөмкинлеген бирә. Объектның сызма сурәте, исәпләүләр һәм аңлатмалар – барысы бергә проект дип атала. Проектлау процессы түбәндәге стадияләргә бүленә: эскиз проекты, проект, эш проекты, эш документациясе. Архитектур проектлау өлкәсенә компьютер техникасының үтеп керүе нәтиҗәсендә, архитектура объектларын сурәтләүдә зур мөмкинлекләр бирүче автоматлаштырылган архитектура графикасы киң кулланылыш таба.

Тарихы

Архитектура графикасы архитектура тарихы белән тыгыз бәйләнештә, һәм һәр дәвер аңа үз эзен сала. Борынгы Болгар истәлекләре XVIII – XX йөзләрдә иҗат иткән рәссам һәм архитекторларның архитектура графикасы әсәрләрендә (Г.Г. һәм Н.Г.Чернецовлар, А.К.Шмидт, Н.Н.Кафтанников, В.И.Корсунцев, С.С.Айдаров һ.б.) чагылыш таба, алар географик, тарихи, этнографик хезмәтләргә иллюстрация сыйфатында кертелә.

Казандагы бик күп тарихи биналарның А.К.Шмидт тарафыннан 1815–1818 елларда ясалган сызымнары архитектура тарихын өйрәнүдә мөһим роль уйный, реконструкцияләү һәм реставрацияләү проектларын төзүдә файдаланыла.

М.П.Коринфский проектлары, классицизмның соңгы чоры архитектура графикасының характерлы үрнәге буларак, архитекторларның иҗади табышларын тулырак чагылдыра, әмма биналар күп вакыт гадиләштерелгән проект белән төзелгән.

Архитектура графикасы әсәрләре, төп вазифаларыннан тыш, еш кына мөстәкыйль сыйфатта кулланыла – альбомнар, автор папкалары рәвешендә басылып чыга, олы юбилейлар уңаеннан император гаиләсенә бүләк итү өчен заказ белән әзерләнә, фән-сәнәгать күргәзмәләренә куела (В.С.Турин, Э.П.Турнерелли альбомнары, П.В.Тихомировның архитектура графикасы сериясе, Д.М.Михайлов, П.М.Тюфилин проектлары һ.б.).

Казан сынлы сәнгать мәктәбе архитектура бүлеге укучыларының проектларында модерн стилендәге архитектура графикасы өстенлек итә (Г.К.Лукомский, А.И.Трапицын һ.б.). Ф.П.Гаврилов проектлары конструктивизм стилендәге архитектура графикасы үрнәге булып исәпләнә.

1930–1950 елларда И.Г.Гайнетдинов, П.Т.Сперанский, П.Л.Саначин, Г.И.Солдатов һ.б. эшләп калдырган проектлардагы архитектура графикасында Татарстан архитектурасына милли үзенчәлек бирү омтылышы чагылыш таба. А.А.Спориусның 1970–1980 еллардагы архитектура графикасы үзенең иҗади индивидуальлеге белән аерылып тора.

Төзелешне индустрияләштерү елларында архитектура графикасы шактый дәрәҗәдә стандартлаша.

ХХ йөзнең соңгы унъеллыгыннан архитектура графикасы нигездә компьютерда башкарыла.

Әдәбият

Турин В. Перспективные виды губернского города Казани, рисованы с натуры и линогравированы. М., 1834.

Турнерелли Э.П. Собрание видов города Казани, рисованных с натуры. СПб., 1839.

Олеарий Адам. Описание путешествия в Московию и через Московию в Персию и обратно. СПб., 1906.

Дульский П.М. Казань в графике Г.К.Лукомского. Казань, 1920.

Шмидт А. Архитектурные чертежи развалин древних Болгар. М., 1932.

Зайцев К.Г. Архитектурная графика. М., 1983.

Авторлар – Н.А.Мамакова, Е.П.Ключевская