Чиләбе өлкәсенең төньяк-көнчыгыш өлешендә урнашкан. 1941 елда оештырыла. Мәйданы –3842,03 кв.км. Үзәге – Миасс авылы (Чиләбе шәһәреннән 37 км ераклыкта урнашкан).

Халкы – 42094 кеше (2015 ел). Татарлар саны 2010 елда – 2913 кеше. Район территориясендә XVIII йөздә нигезләнгән Ачылыкүл татар авылы (1913 елда – 3253, 2010 елда – 519 кеше) урнашкан.