Биографиясе

1913 елның 18 мае, Әстерхан шәһәре – 1974 елның 19 апреле Казан шәһәре.

Әстерхан педагогика институтын тәмамлый (1940).

1943 елдан Казанда, ТАССРның Мәгариф халык комиссариаты инспекторы.

1946 елдан Казан педагогика институтында, 1953 елдан татар әдәбияты кафедрасын җитәкли, бер үк вакытта, 1948–1954 елларда, тарих-филология факультеты деканы.

Эзләнүләре реализм эстетикасына, татар реалистик әдәбиятында типиклык мәсьәләсенә, татар һәм рус әдәбиятлары багланышларына, шигырь төзелешенә карый.

Хезмәтләре Г.Тукай, Ф.Әмирхан, Ш.Камал, Һ.Такташ, Г.Кутуй иҗатларына багышлана. Урта мәктәпләр өчен татар әдәбияты дәреслекләре һәм хрестоматияләр автордашы.

Бөек Ватан сугышында катнаша.

Хезмәтләре

Проблема типического в татарской реалистической литературе. Казань, 1972.

У истоков эстетики реализма: Эстетика Фатиха Амирхана и её место в развитии татарской реалистической литературы. Казань, 1982.