Биографиясе

1918 елның 22 апреле, хәзер Белоруссия Республикасы, Могилёв өлкәсенең Климовичи районы Федотова Буда авылы — 1976 елның 25 июле, Киев.

Рогачёв педагогия училищесен, Пушкин танк училищесен (1942), Кызыл Армиянең И.В.Сталин исемендәге бронетанк һәм механикалаштырылган гаскәрләре хәрби академиясен (Мәскәү, 1947) тәмамлый.

Укытучы булып эшли.

1940 елдан Кызыл Армия сафларында. 1943 елның октябреннән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 166 нчы аерым инженерлыкислотанк полкында танк взводы командиры (3 нче гвардия танк армиясе). 1 нче Украина фронты гаскәрләре составында Киев һөҗүм һәм саклану (икесе дә — 1943), Житомир-Бердичев (1943–1944), Львов-Сандомир (1944) һәм Берлин (1945) һөҗүм операцияләрендә катнаша.

Киевтан төньяк-көнбатышта барган сугышларда батырлык күрсәтә. 1943 елның 3–6 ноябрендә Петушков җитәкләгән танк взводы, дошман оборонасын өзеп, мина кырларында танклар үтү өчен юл ясый; алгы отряд составында аның танк взводы беренче булып — Святошино авылына, икенче сугышта Глеваха авылының (Киев өлкәсе Васильков районы) төньягына бәреп керә һәм штурм орудиесен сафтан чыгара. Чигенүче дошманны куып барып, аларның күп кенә җанлы көчләрен һәм техникасын тар-мар итә.

Сугыштан соң Совет Армиясе сафларында.

1960–1969 елда Казан танк училищесендә укыта.

1969 елдан запаста. Гомеренең соңгы елларында Киевта яши.

Бүләкләре

Ленин ордены, Кызыл Йолдыз ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият

Батырлар китабы — Книга Героев. К., 2000.

Автор  — М.З.Хәбибуллин