Эшләүчеләр саны — 8,6 меңнән артык кеше (2021). Россиядә пластмасса, фенол һәм ацетон, синтетик суыту сыеклыклары, нефть чыгару һәм табигый газны корыту өчен реагентлар, полиэтиленнан газ һәм су үткәргеч торбалар, тоташтыру детальләре җитештерү буенча әйдәп бара (170 тән артык төрдә химик продукция, Россиядә чыгарылучы полиэтиленның 30% тан артык өлешен җитештерә).

Казаньоргсинтез. 2020

Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты

Тарихы

1958 елда Казан химия заводы буларак нигезләнә, 1961 елда исеме Казан органик синтез заводы итеп үзгәртелә. 1963 елда фенол-ацетон җитештерү цехлары (заводның беренче чираты) файдалануга кабул ителә, беренче продукт эшләнә. Алдагы елларда төзелеш дәвам итә, җитештерү мәйданнары һәм куәтләре зурайтыла. Этилен-пропилен (1965, 1968, 1974, 1981), этилен окисе (1967, 1973), полиэтилен (1966, 1968, 1976,1983), модификаторлар (1970), перекись инициаторлары (1970), полиэтилен торбалар (1980, 1986), тукылган полипропилен капчыклар һәм йомшак «Биг-Бэг» контейнерлары (1996) производстволары файдалануга тапшырыла.

Бишьеллык планны һәм социалистик йөкләмәләрне вакытыннан алда үтәгәне, химия продукциясе җитештерүдә куәтләрне арттыруда ирешелгән уңышлары өчен 1971 елда завод Октябрь Революциясе ордены белән бүләкләнә. 1975 елда — Казан «Полиэтилен» ҖБ, 1976 елдан — «Органик синтез» ҖБ. 1987 елда предприятие белән идарә итү структурасын камилләштерү өчен гамәлдәге төп производстволар җирлегендә технол. яктан 5 мөстәкыйль завод — этилен, органик продуктлар, югары басымлы полиэтилен, түбән басымлы полиэтилен, полиэтиленны яңадан эшкәртү заводлары төзелә. 1991 елда Казан аренда «Органик синтез» ҖБ оештырыла, 1993 елдан — хәзерге исемдә. 2004 елларда һаваны таркату цехлары җирлегендә азот, кислород җитештерү һәм суыту (АКХ) заводы төзелә. Шул ук елда капиталь ремонтлар заводы оештырыла. 2005 елда түбән басымлы полиэтилен җитештерү һәм пластмассаны кабат эшкәртү заводлары түбән басымлы полиэтилен җитештерү һәм эшкәртү заводына берләштерелә. Шул елдан ике завод — елга 70 мең т бисфенол-А һәм елга 65 мең т поликарбонатлар җитештерүгә исәпләнгән заводлар төзелеше алып барыла.

Җитештерү

Этилен заводы составында — этилен, пропилен производстволары, шулай ук фенол һәм ацетон производстволарының 4 чираты. Товарлыклы этилен — этилен кулланучы производстволарга, пропилен фенол-ацетон җитештерүгә җибәрелә. 1998 елда изопропилбензол гидропероксидын гомоген тирәлектә фенолга һәм ацетонга ике баскычлы кислоталы таркату технологиясе эшләнә һәм гамәлгә кертелә. 14 төрдә продукция чыгарыла.

Органик продуктлар заводы этилен окисе һәм аны эшкәртүдән алынучы продуктлар, трегер катализаторы производстволарын, сыек газ рәвешендәге калдыкларны яңадан эшкәртү һәм утильләштерү цехын үз эченә ала. Чимал сыйфатында этилен кулланыла. Завод 55 төрдә продукция (гликольләр, этаноламиннар, коррозия һәм парафин ингибиторлары, проксанол-проксаминнар, нефть деэмульгаторлары, ярдәмче текстиль матдәләр) эшләп чыгара.

Югары басымлы полиэтилен заводы составында — түбән тыгызлыклы (югары басымлы) полиэтилен производствосының 3 чираты. Чимал сыйфатында этилен кулланыла. Ел саен кою, кабарту, экструзия һәм плёнка эшләнмәләре җитештерү өчен төрле маркадагы 180 мең т композиция чыгарыла. БДБдә тау-казылмалар сәнәгатендә шартлаучан матдәләрне күчергәндә кулланылучы махсус кабельләр һәм торбалар эшләү өчен электр үткәрүчән полиэтилен композицияләр җитештерүче бердәнбер завод.

Түбән басымлы полиэтилен җитештерү һәм аны кабат эшкәртү заводы өч цехтан — газларны чистарту һәм этиленны полимерлау, полиэтиленны компаундлау һәм төяп озату, пластмасса эшләнмәләре цехларыннан тора. Полиэтилен җитештерүгә чимал сыйфатында этилен, бутен-1, генсен-1, водород кулланыла. 2006 елда ике этилен полимерлау реакторы реконструкцияләнә, бу полиэтилен җитештерүнең куәтен елга 510 мең т га кадәр арттыру һәм полиэтиленның яңа маркаларын, шул исәптән ныклы төргәкләү плёнкалары өчен тыгызлыктагы түбән полиэтилен һәм ПЭ-100 маркалы торбалар җитештерү өчен бимодаль полиэтилен эшләп чыгару мөмкинлеген тудыра. Пластмасса эшләнмәләр цехы 10–1200 мм диаметрлы полиэтилен торбалар, тукылган полимер капчыклар һәм контейнерлар, халык куллануы товарлары чыгара. Еллык җитештерү күләме 30 мең т тәшкил итә. Еллык җитештерү куәте — 15 млн данә тукылган полимер капчык һәм 200 мең контейнер.

Азот, кислород җитештерү һәм суыту заводы предприятие подразделениеләрен технологик чаралар белән тәэмин итә, түбән басымлы полиэтилен эшләү һәм аны кабат эшкәртү заводы өчен сыек кислород һәм югары ешлыклы азот җитештерә.

Капиталь ремонтка әзерләү һәм ремонт уздыру заводы технол. җиһазларны ремонтлау белән шөгыльләнә.

Предприятие сыйфат менеджменты, экология менеджменты системаларына һәм интеграцияләнгән ИСО халыкара стандартлар менеджменты системасына сертификатлар алган.

Эшкәртү өчен чимал Татарстандагы, Оренбург, Төмән, Самара, Пермь, Ярославль өлкәләрендәге газ чыгару һәм газ эшкәртү заводлары тарафыннан магистраль газүткәргеч буйлап һәм тимер юл транспорты белән китерелә. Экспортка чыгарылучы продуктлар: югары һәм түбән басымлы полиэтилен, фенол, ацетон, моно- һәм диэтиленгликоль. Экспортлау илләре — БДБ, Финляндия, Польша, Чехия, Словакия, Венгрия, Болгария, Италия, Кытай, Төркия, Корея һ.б.

Бүләкләре

«Казаноргсинтез» ААҖ 5 нче Бөтенроссия «Югары социаль нәтиҗәлелек предприятиесе 2005» конкурсы нәтиҗәләре буенча катнашкан 800 предприятие арасында 3 нче урын ала.

Предприятиедә күптиражлы «Синтез» газетасы нәшер ителә; Химиклар мәдәният сарае, йөзү бассейны, медицина-санитария часте, шифаханә-профилакторий, 3 ял базасы, траншеялы тир, җәмәгать туклануы комбинаты һ.б. социаль-мәдәни һәм көнкүреш объектлары эшли. Предприятиенең күп кенә хезмәткәрләре дәүләт бүләкләре һәм мактаулы исемнәргә лаек була: шул исәптән Социалистик Хезмәт Герое — 3; ТР Дәүләт бүләге лауреаты — 1, СССР МС бүләге лауреаты — 7 кеше; РФ, РТның атказанган химигы — 44, ТРның атказанган төзүчесе — 11, РФ, ТРның атказанган икътисадчысы — 11, ТРның атказанган юристы — 2, ТРның атказангантранспорт хезмәткәре — 2, ТРның атказанган уйлап табучысы — 1, ТРның атказанган рационализаторы — 12, ТРның атказанган элемтәчесе — 1, ТРның атказанган сәүдә хезмәткәре — 5, ТРның атказанган а.х. хезмәткәре — 1, ТРның атказанган коммуналь хуҗалык хезмәткәре — 2, ТРның атказанган сәламәтлек саклау хезмәткәре — 2, ТАССР, ТРның атказанган табибе — 2, ТРның атказанган физик культура хезмәткәре — 3, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе, — 1, ТРның атказанган артисты — 1, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре — 7 кеше; 7 кеше — Ленин ордены, 4 кеше — Октябрь Революциясе, 54 кеше — Хезмәт Кызыл Байрагы, 4 кеше — Халыклар дуслыгы, 75 кеше — «Почёт билгесе», 54 кеше — 2 нче һәм 3 нче дәрәҗә «Хезмәт даны» орденнары, 2719 кеше медальләр белән бүләкләнә.

Предприятие җитәкчеләре: В.П.Лушников (1958–1982), Ю.Н.Малышев (1982–1986), Н.Х.Йосыпов (1986–2003), Л.С.Алёхин (2003–2012), Ф.Г.Миңлегулов (2012 елдан).

Әдәбият   

Путаев М.З., Айтуганов И.М. Объединение «Органический синтез». К., 1987.

Автор — И.М.Айтуганов, Г.Я.Мәүлетова