Тарихы

1648 елдан мәгълүм. Революциягә кадәрге чыганакларда шулай ук Никольское буларак та искә алына.

1860 елларга кадәр халкы удел (1797 елга кадәр – сарай) крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук умартачылык, чаналар, арбалар, тәгәрмәчләр, дугалар, көянтәләр ясау тарала.

1775 елда (башка мәгълүматлар буенча – 1757 елда) агачтан Николай Чудотворец чиркәве салына, 1872 елда үзгәртеп корыла, Покров Пресвятой Богородицы һәм газап кичергән Фёдор Тирон янкормалары өстәлә. 1912 елда сүтелә һәм Иоково авылына тапшырыла, аның урынында яңа агач чиркәү төзелә (1930 елларда ябыла, бинасында мәктәп, клуб, китапханә урнаша; XX йөз ахырында сүтелә).

1840 елда писарьлар әзерләү мәктәбе ачыла, 1843 елда – удел ведомствосы мәктәбе, 1860 елларда земство мәктәбе итеп үзгәртелә.

XX йөз башында сишәмбеләрдә базар уздырыла. Авыл җәмәгатенең имана җире 2198 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Сембер губернасының Сембер өязе Олы Тархан волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Буа кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Тәтеш, 1938 елның 4 августыннан – Олы Тархан, 1959 елның 12 октябреннән – Тәтеш районында.

Хәзер – Килдеш авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда К.Маркс исемендәге колхоз оештырыла (аңа Красное Озеро авылы да керә). 1940 елларда Горький исемендәге, Калинин исемендәге (икесе дә – Килдеш авылында) һәм «Красное озеро» (үзәк утары – Красное Озеро авылы) колхозлары бүленеп чыга, 1950 елда алар кабат К.Маркс исемендәге колхозга берләшәләр. 1963 елдан авылда – К.Маркс исемендәге колхоз (үзәк утары – Жуково авылы), 1969 елдан – «Авангард» колхозы (авылда үзәк утар урнаша), 1995–2008 елларда шул ук исемендәге күмәк предприятие эшли.

Халкы башлыча «Авангард» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

Октябрь революциясеннән соң башлангыч мәктәп ачыла, 1940 елда – бишенче, 1941 елда алтынчы сыйныфлар оештырыла, 1943 елда бетереләләр, 1950 елда – җидееллык, 1961 елда – сигезьеллык, 1982 елда урта мәктәп (шул ук елда яңа бина төзелә) итеп үзгәртелә. 2002 елдан мәктәптә тарих-төбәкне өйрәнү музее эшли (беренче җитәкчесе – Л.Н.Врясова).

2006 елда иске чиркәү урынында яңа Покров Пресвятой Богородицы чиркәве төзелә.

Авылда мәдәният йорты (1987 елдан), китапханә (1936 елда уку өе буларак ачыла), фельдшер-акушерлык пункты, фитнес үзәге (2022 елдан), зиратта Николай Чудотворец кәшәнәсе (2013) һәм изге «Кирәмәт» чишмәсе буенда Рождество Пресвятой Богородицы кәшәнәсе (1998) бар.

Авыл янында археология истәлекләре – Килдеш авыллыгы, Килдеш шәһәрлеге (монголларгача чор гомумболгар ядкәрләре) табыла.

Күренекле кешеләре

В.А.Уланов (1946 елда туган) – физик, физика-математика фәннәре докторы, профессор.

Халык саны

1859 елда – 1202,
1880 елда – 1498,
1913 елда – 2404,
1926 елда – 1963,
1938 елда – 1583,
1949 елда – 1216,
1958 елда – 1158,
1970 елда – 1004,
1979 елда – 761,
1989 елда – 580,
2002 елда – 504,
2010 елда – 457,
2021 елда – 391 кеше (мордвалар).