Биографиясе

1894 елның 29 декабре, Оренбург шәһәре – 1959 елның 16 марты, Уфа.

1910 елларда Оренбургта «Хөсәения» мәдрәсәсендә укый.

1915 елдан концертларда пианист-аккомпаниатор һәм халык көйләре темасына импровизацияләр башкаручы буларак чыгышлар ясый. Гражданнар сугышы чорында Төркестан фронтының сәяси бүлеге каршындагы театр труппасында музыка җитәкчесе. 1920–1937 елларда (бүленеп) Башкорт драма академия театрының музыка җитәкчесе.

1922–1926 елларда Петербургта Көнчыгыш халыклары институтының музыка факультетында укый.

1937–1939 елларда Мәскәү Үзәк радиокомитетында музыка редакторы.

1940–1950 елларда Уфа шәһәрендә хор коллективларын оештыручы һәм җитәкчесе.

Хәзерге профессиональ башкорт музыка культурасын булдыруда мөһим роль уйнаган музыкаль драма жанрына нигез сала.

Төп әсәрләре: «Башмагым», «Җизнәкәй» һ.б. муз. комедияләр; «Ватан өчен» (1943, Ф.Е.Козицкий белән бергәләп) операсы (С.Кудаш либреттосы); драма спектакльләренә музыка; 30 дан артык җыр; башкорт һәм татар халык көйләре эшкәртмәләре; тынлы оркестр өчен «Салават» маршы һ.б.

Әдәбият             

Атанова Л.П. Композиторы Башкирии: Краткий биогр. справ. Уфа. 1982;

Первые шаги профессиональной музыкальной культуры (1917–1941) // Очерки по истории башкирской музыкальной культуры. Уфа. 2001. Вып. 1;

Башкортостан: Краткая энцикл. Уфа. 1996.