Чыгу урыны һәм вакыты

1908 елның февраленнән апреленә кадәр Казанда татар телендә аена 2 тапкыр нәшер ителә, барысы 4 саны чыга.

Нашире — Ф.Казакова, мөхәррире — М.Саинов, фактик мөхәррире — Х.Зәбири.

Юнәлеше

Казан уку-укыту округының мөселман һәм дәүләт уку йортларына караган карарлары һәм күрсәтмәләре басыла, педагогика теория һәм практика, татар теле белеме, табигать белеме буенча әһәмиятле сораулар яктыртыла, тәрбия һәм башкалар буенча гамәли киңәшләр бирелә.

«Мөгаллим һәм мөгаллимәләргә», «Әниләргә һәм булачак әниләргә киңәшләр», «Сәламәтлекне саклау» бүлекләрендә мәдрәсәләрне үзгәртеп кору турында мәкаләләр, дидактик материаллар, медицина темасына фәнни-популяр очерклар, уку китапларына рецензияләр басыла.

Г.Тукай, Г.Ибраһимов, Н.Думави, Г.Гыйсмәти, С.Рахманколый һ.б.ның әдәби әсәрләре, И.С.Тургенев, Л.Н.Толстой турындагы материаллар дөнья күрә.

Г.Шәрәфнең басмаханәсе ябылгач, чыгудан туктый.

Әдәбият

Мардиева М. Понятие «тип издания» и его значение в журналистике // Тонус. 2006. № 15;

ХХ йөз башы татар тәгълим-тәрбия журналларының библиографик күрсәткече. Казан, 1997;

Татарская энциклопедия. Казань, 2010. Т.5;

Айнутдинов Р.А., Айнутдинова Л.М., Гилазев З.З. Казанская научная пресса. Казань 2013;

Пресса Казани ХIХ–ХХI вв. Казань, 2016;

Татарская периодическая печать: Научно-энциклопедическое издание. Казань, 2017;

Казанская периодика ХIХ–ХХI вв.: Энциклопедический справочник для средств массовых коммуникаций. Казань, 2018.