15 кә якын төре билгеле, Евразиянең уртача поясында таралганнар.

Татарстан территориясендә 2 төре бар. Биш бүлемле сукыр кычыткан (L. quinquelobatus), күгелҗем сукыр кычыткан (L. glaucescens) Көнчыгыш Кама аръягында һәм Көнбатыш Кама алдында очрыйлар. Ташландык урыннарда, чүплекләрдә, ерымнарда, юл буйларында, сулык ярлары буенда үсәләр.

30–100 см биеклектәге күпьеллык үсемлекләр. Сабагы дүрт кырлы, туры, тармаклы, соры төкчәләр белән капланган. Аскы яфраклары бармаксыман-теленмә, өскеләре — өчәр калаксыман. Чәчәкләре вак, аксыл-шәмәхә яки тонык алсу төстә, ике иренле, өске яфраклар куентыгында боҗрага җыйналган. Җимеше — өч кырлы чикләвекчек. Июнь–июльдә чәчәк ата. Җимешләре июль–августта өлгерә. Орлыктан үрчиләр.

Җир өсте өлешендә флавоноид, гликозид, сапонин, алкалоид, дуплау матдәләре бар. Ике төре дә тынычландыру җыелмалары составына керә.

Баллы үсемлекләр.

Биш бүлемле сукыр кычыткан