Эчтәлек

Биографиясе

1909 елның 26 июле, Петербург губерниясе Мурзинка авылы — 1978 елның 2 ноябре, Казан.

Төмән шәһәрендә 2 нче баскыч мәктәп тәмамлаганнан соң, Пермь губернасының Шадринск шәһәрендәге драма театры труппасына урнаша (1926).

Аннан соң Курган, Чита, Якутск, Красноярск, Благовещенск, Ворошилов (Уссурийск), Владивосток шәһәрләрендәге театрларда эшли.

1945–1946 елларда, Кызыл Армия һәм Флот частьларына мәдәни хезмәт күрсәтү максатыннан, Маньчжурия (Кытай) һәм Кореяга командировкага җибәрелә.

1948 елдан Казан Зур драма театрында актриса, 1967–1975 елларда директор. Директор вазифасын башкарганда, коллективның иҗади һәм җитештерү эшчәнлеген тотрыкландыруга, репертуарны камилләштерүгә зур өлеш кертә.

1967–71 елларда ТАССР Югары Советы депутаты.

Иҗаты

Театр сәхнәсендә шактый зур рольләр иҗат итә. Алар арасында Анна («Анна Каренина», Л.Н.Толстой романы буенча, 1948), Настя, Татьяна («Тормыш төбендә», «Дошманнар», М.Горький, 1949, 1952), Ольга, Раневская («Өч сеңел», «Чия бакчасы», А.П.Чехов, 1951, 1960), патшабикә Ирина («Фёдор патша», А.К.Толстой, 1955), Элиза Дулитл («Пигмалион», Б.Шоу, 1950) образлары да бар.

Павлова уенында нечкә лиризм, рольнең тышкы күренешенең җентеклелеге эчке катгыйлык, логик эзлеклелек белән бергә үрелеп бара.

Павлова тарафыннан иҗат ителгән Капитолина («Мәскәүдә таң ата», А.А.Суров, 1951), Бережная («Кояшлы як», С.Е.Голованивский, 1952), Топилина («Йөрәк кичерми», А.В.Софронов, 1954), Прохорова («Ерактагы йолдыз яктысы», А.Б.Чаковский романы буенча, 1964), Ольга Игнатьевна («Тын ярда», Б.Н.Полевой романы буенча) кебек замандашлары образлары тормышчан булулары, характерлар бөтенлеге белән ышандыра.

Актриса М.А.Ульянова образына («Гаилә», И.Ф.Попов, 1952; «Давылга табан», Р.Ф.Ишморат, 1963) ике мәртәбә мөрәҗәгать итә. Бу ролендә ул балаларының карашларын хуплаучы, аларның куркыныч янаган язмышлары өчен бик борчылучы күпкырлы ана образын гәүдәләндерә.

Павлованың Софья Марковна («Карт», М.Горький, 1956), Филумена («Филумена Мартурано», Э. де Филиппо, 1957), Юстина (Х.Вуолийокиның шул исемендәге әсәре буенча, 1959) образлары тирән психологизм белән сугарылган булулары ягыннан аерылып тора.

Әдәбият

Народные артисты. К., 1980;

Ингвар И., Илялова И. Русский театр в Казани. К., 1991.

Автор Ю.А.Благов