Эчтәлек

1882 елның 12 сентябре (башка мәгълүматларда 30 гыйнвары), Түбән Новгород шәһәре – 1932 елның 4 апреле, Смоленск шәһәре.

Рус провинциаль театрларының күренекле актерларыннан берсе.

Түбән Новгород коммерция училищесен тәмамлый.

Сәхнә эшчәнлеген 1898 елда Түбән Новгород сәнәгать клубы труппасында башлый, беренче сәхнә дәресләрен М.Ф.Андреевадан ала.

1901 елда К.Н.Незлобин труппасына керә (Вильно-Рига, 1901–1905), режиссер К.А.Марджанов җитәкчелегендә эшли, М.Горький әсәрләре буенча куелган «Дачада яшәүчеләр» һәм «Тормыш төбендә» спектакльләрендә Влас һәм Васька Пепел рольләрен башкара.

1910 елдан бер үк вакытта режиссер буларак та эшли.

Казанда З.А.Малиновская (1913–1915), В.Ф.Каразина (1917–1918) труппаларында уйный, Яңа театрда актер һәм сәнгать җитәкчесе була. Незнамов, Жадов, Тихон, Андрей Белугин, Великатов, Васильков («Гаепсездән гаеплеләр», «Төшемле урын», «Яшенле яңгыр», «Белугинның өйләнүе», «Талантлар һәм аларга баш иючеләр», «Котырган акчалар», А.Н.Островский), Рогожин, Дмитрий Карамазов («Идиот», «Карамазовлар», Ф.М.Достоевский), Иванов, Астров, Лопахин, Тузенбах («Иванов», «Ваня абый», «Чия бакчасы», «Өч сеңел», А.П.Чехов), Никита, Федя («Караңгылык патшалыгы», «Тере мәет», Л.Н.Толстой), Онуфрий, Сторицын («Карт студент», «Профессор Сторицын», Л.Н.Андреев) рольләрен башкара.

Замандашлары фикеренчә, Зотов «тамашачыны үзенең искиткеч көчле темпераменты..., гади һәм ихлас күңелдән уйнавы белән җәлеп итә ...» («Известия ТатЦИКа», 1923, 31 гыйнвар).

1919–1924 елларда Зотов – Казан Зур драма театрында актер, режиссер, директор. Аның ярдәме белән театрда студия оештырыла, нәтиҗәдә Казан театрында беренче даими эшләүче труппа формалаша. Профессиональ әзерлеге, башкару осталыгы ягыннан театр бу елларда башка провинциаль театрлар арасында иң яхшыдан санала.

1921 елның җәендә Зотов пароходта «Йөзмә театр» булдыра, Казан предприятиеләре эшче-хезмәткәрләренең театрга күмәк йөрүләрен оештыруны гамәлгә кертә.

Казан Зур драма театрында шактый спектакльләр куя: Н.В.Гогольнең «Ревизор» (1922), И.С.Тургеневның «Дворяннар оясы» (1923), А.К.Толстойның «Патша Фёдор Иоаннович» (1923), А.Н.Островскийның «Козьма Захарьич Минин-Сухорук» (1914), «Талантлар һәм аларга баш иючеләр» (1921), «Белугинның өйләнүе» (1921), Л.Н.Толстойның «Мәгърифәт җимешләре» (1920), «Тере мәет» (1921), А.Н.Толстойның «Анфиса» (1922), «Касатка» («Яр карлыгачы», 1922), С.А.Найдёновның «Ванюшин балалары» (1922), Ф.М.Достоевскийның «Идиот» (1923), Л.Н.Андреевның «Карт студент» (1923), «Тормышыбыз көннәре» (1924).

Театр каршындагы студиядә, Югары Халык мәгарифе институтында укыта.

Казан Зур драма театрының баш режиссеры һәм сәнгать җитәкчесе буларак, Казан театры тормышында, үсешендә шактый роль уйный.

1924–1925 елларда Одесса шәһәре театрында, 1926–1930 елларда Әстерхан шәһәре театрында эшли.

Әдәбият

Смоленская область. Т. 1. Персоналии: Энцикл. Смоленск, 2001.

Автор Ю.А.Благов