- РУС
- ТАТ
армия генералы (1993), РФ Герое (8.10.1993)
1944 елның 17 гыйнвары, Казан — 2018 елның 19 марты, Мәскәү.
Алабуга милиция махсус урта мәктәбен (1967), СССР Эчке эшләр министрлыгы югары мәктәбен (1973, Мәскәү) тәмамлый.
1964-1983 елларда – ТАССР Эчке эшләр органнарында. Җинаятьчеләрне эзләү системасында оперуполномоченныйдан ТАССР Эчке эшләр министрлыгының Җинаятьчеләрне эзләү идарәсе башлыгына кадәр хезмәт юлы уза.
1980–1981 елларда совет гаскәрләренең Әфганстандагы сугыш хәрәкәтләрендә катнаша.
1983–1988 елларда – СССР Эчке эшләр министрлыгының Үзләштерүләргә каршы көрәш баш идарәсе башлыгы (Мәскәү).
1988–1990 елларда – Әрмәнстан ССР эчке эшләр министры урынбасары.
1990 елдан – РСФСР эчке эшләр министры урынбасары, 1 нче урынбасары. 1991 елның декабреннән – РСФСР дәүләт иминлеге һәм эчке эшләр министры урынбасары.
1992–1995 елларда РФ эчке эшләр министры, бер үк вакытта 1993 елдан Россия Иминлек Советы әгъзасы.
1995 елдан РФ Тышкы разведка хезмәте директоры урынбасары.
Кызыл Йолдыз ордены, медальләр белән бүләкләнә.
Исеме Казан урамына бирелә.
На страже порядка. К., 1997;
Современная политическая история России (1985–1998 гг.). М., 1999. Т. 2.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.