1941 елның август-октябрь айларында 334 нче укчы дивизия буларак Казанда 20 нче запас бригада җирлегендә оеша. Дивизия командиры итеп полковник Н.М.Мищенко билгеләнә.

1941 елның ноябрендә дивизия Горький өлкәсенә күчерелә, резервтагы 60 нчы армия составында була. Соңрак 24 нче армия составына күчерелә, Пахра елгасының төньяк ярында оборона тота, Мәскәүне Нарофоминск юнәлешендә дошман һөҗүменнән саклый. Мәскәү өчен барган сугышның иң кызган чагында дивизия 27 нче армиягә (соңрак 4 нче удар армия) буйсындырыла, ул 1942 елның 9 гыйнварында Волго күле буенда сугышка керә. 1944 елның ноябрендә Витебск исемендәге укчы дивизия 2 нче гвардияче армия составына кертелә. Дивизия Калинин, Смоленск өлкәләрен, Белоруссия, Литва, Латвияне азат итүдә, Көнчыгыш Пруссиядәге сугышларда катнаша.

«Багратион» операциясе вакытындагы батырлыгы өчен «Витебск исемендәге дивизия» дигән мактаулы исемгә лаек була; дивизия сугышчыларыннан 10 кешегә Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Мазур күлләре тирәсендә һәм Кёнигсберг шәһәреннән көньяк-көнбатышта урнашкан дошман көчләрен тар-мар итүдәге уңышлары өчен дивизия 2 нче дәрәҗә Суворов ордены белән бүләкләнә. Шулай ук дивизиянең 1124 нче полкы – Александр Невский, 1122 һәм 1126 нчы полклары 3 нче дәрәҗә Кутузов орденнары белән бүләкләнә.

Автор – В.Ф.Телишев