Эчтәлек

Шәһәрлек беренче тапкыр 1893 елда Г.Н. Әхмәров тарафыннан тикшерелә, 1933–1937 елларда А.П. Смирнов, 1974–1975 елларда Т.А. Хлебникова, 1990–1994 елларда Ф.Ш. Хуҗин, Р.Ф. Шәрифуллин һ.б. тарафыннан өйрәнелә.

Суар шәһәрлегенең гомуми мәйданы 90 га дан артык, шул исәптән 64 га – эчке шәһәр территориясе.

Планда дүрт почмаклы формадагы шәһәрлек озынлыгы 4,5 км га сузылган биек урлар һәм тирән чокырлар белән әйләндереп алынган була.

Суар шәһәрлеге янында зур мәйданлы Покровское, беренче һәм икенче Татгородокское авыллыклары ачыклана.

Шәһәрлек территориясендә урлар өстендә бура-келәт рәвешендәге агач саклану корылмалары, монументаль кирпеч ныгытмалар («Суар сарае») калдыклары, балчык сылап эшләнгән бүрәнә торак һәм хуҗалык корылмалары, ике каберлектә мөселман каберләре һ.б. сакланып калган.

Кайбер галимнәр Суар шәһәрлеген Суар шәһәре белән бәйләп карыйлар.

Болгар тарих-архитектура музей-саклаулыгы составына керә.

Әдәбият

Смирнов А.П. Сувар: Итоги раскопок 1933–1937 гг. // Труды Государственного исторического музея. 1941. Вып. 16.

Хузин Ф.Ш., Шарифуллин Р.Ф. Город Сувар: Некоторые итоги и задачи археологического исследования // Проблемы древней и средневековой археологии Волго-Камья. Казань, 1999.

Автор – Ф.Ш.Хуҗин