Эчтәлек

Язма чыганакларда шәһәр X йөздән башлап искә алына.

948–975 елларда Суар бәклегенең башкаласы, акча сугу урыны (X йөз). Соңрак Идел буе Болгар дәүләте составына керә, дәүләтнең эре сәяси, икътисади һәм сәүдә үзәгенә әверелә.

Шәһәр яны урлар белән әйләндереп алына. Халкы игенчелек, терлекчелек, һөнәрчелек, сәүдә белән шөгыльләнә.

Шәһәр 1236 елда Бату хан гаскәрләре тарафыннан басып алына. Фаразлар буенча, Болгар бәклеге составында гади шәһәр булып кала.

XIV йөз ахырына шәһәр элеккеге сәяси һәм икътисади әһәмиятен югалта, XV йөздә яшәүдән туктый.

Шәһәрнең археоллгик калдыкларын Үтәк елгасының (Идел кушылдыгы) югары агымы буендагы хәзерге Спас районы Кузнечиха авылы тирәсендәге Суар шәһәрлеге белән бәйләп карыйлар.

Әдәбият

Смирнов А.П. Волжские булгары. М., 1951.

Хузин Ф.Ш. Булгарский город в X – начале XIII вв. Казань, 2001.

Автор – И.Л.Измайлов