1940 елның 27 апреле, Балык Бистәсе районы Олы Солтан авылы — 2021 елның 5 июле, Казан.

Казан театр училищесен тәмамлагач (1965, Р.Бикчәнтәев остаханәсе), Татар академия театры труппасына кабул ителә.

Үзенчәлекле актер буларак, бик күп кызыклы образлар тудыра. Алар арасында сәхнәдә 600 мәртәбәдән дә күбрәк уйналган ваемсыз, чая Шәкүр («Диләфрүзгә дүрт кияү», Т.Миңнуллин), Гайфи, Гыймран («Күк капусы ачылса», «Ике килен-килендәш», Х.Вахит), хәйләкәр Бикәмәт; мәнсез, кәпрәйгән Холай («Зифа», «Һиҗрәт», Н.Исәнбәт), Рәшит («Назлы кияү», К.Тинчурин) рольләре бар.

Аның геройларында ачык темперамент, динамизм, оптимизм кебек сыйфатлар лиризм, шигърилек, рухи юмартлык, киң күңеллелек белән бергә үрелеп бара.

Җәләлов башкаруында Шәвәли («Татар хатыны ниләр күрми», Г.Ибраһимов), Адаш («Өч аршын җир», А.Гыйләҗев), Гыймади («Зөләйха», Г.Исхакый), Ильяс («Агыйдел», М.Әмир), Севка («Ата хакы - тәңре хакы», В.В.Лаврентьев) образлары — шундыйлардан. Комик характерлар өстендә эшләгәндә Җәләлов кайвакыт фарс чаралары куллана: Помпей («Чамасына күрә чарасы», У.Шекспир), Бригелла («Болан-Патша», К.Гоцци), Курносов («Әшнәләр», В.М.Шукшин).

Нәфис сүз остасы буларак та чыгышлар ясый.

1998 елдан ТР Язучылар берлеге әгъзасы. Абдулла Алиш премиясе лауреаты (2016).

Әсәрләре

Корчаңгы тай һәм Таз малай. К., 1993;

Шәрә бүре. К., 1996;

Турай батыр. К., 2004;

Пәриле күл буенда. К., 2006.

Әдәбият

Илялова И. Үзебезнеке, халыкныкы! // Казан утлары. 1992. № 1.

Автор И.И.Илялова