Биографиясе

1909 елның 9 гыйнвары (1908 елның 27 декабре), Уфа губернасы, Бәләбәй өязе Ает авылы – 1945 елның 19 феврале, Калининград өлкәсе Багратионовск шәһәре.

1922–1924 елларда Бәләбәй педагогика техникумы каршындагы әзерлек курсларында, 1925–1929 елларда Казан Җир эшләре техникумында укый.

1933 елга кадәр «Кечкенә иптәшләр» (Мәскәү) журналында, «Яшь ленинчы», «Крестьян газеты», «Кызыл армеец» газеталары, «Атака», «Азат хатын» журналлары редакцияләрендә эшли.

1933–1937 елларда Татарстан китап нәшриятында балалар әдәбияты секторын җитәкли.

1938 елда Ф.Кәрим, милләтчелектә гаепләнеп, кулга алына һәм 10 елга лагерьга хөкем ителә.

1941 елда иреккә чыга.

Ф.Кәрим Бөек Ватан сугышында һәлак була.

Иҗаты

Беренче әсәрләре матбугат битләрендә 1920 еллар ахырында күренә башлый.

Иҗатының башлангыч чорында ул елларга хас кычкырып торган гражданлык, лозунгка тартым публицистлык, Һ.Такташ, Х.Туфан, В.Маяковскийлар кебек новатор шагыйрьләр стилистикасы йогынтысы күзәтелә («Безнең һәйкәл», 1932; «Еллар каршысында», 1932). «Җиденче мич» (1931), «Яшен яктысы», (1932), «Тавышлы таң» (1933), «Аникин» (1936) поэмаларының тематикасы шулай ук замана рухын чагылдыра: алар Гражданнар сугышы, сыйнфый көрәш, хезмәт кешеләре тарафыннан төзелә торган матур киләчәк турында.

Иҗатына лирик-романтик интонация («Зәйтүнә», 1932; «Көтәм сине», 1935; «Дулкынланып китте ак болыт», 1935; «Таныш бу күзләр», 1936), жанр төрлелеге (шигырь, эпиграмма, җыр, баллада, поэма, хикәя, повесть, драма, фельетон) хас.

1942–1945 елларда ул иҗади үсеш кичерә. Бу елларда әдип татар шигъриятендә үзенчәлекле бер күренешкә әверелгән шигырь һәм поэмаларын иҗат итә.

Сугыш еллары шигырьләренең лирик герое – Ватаны өчен үз-үзен аямыйча көрәшкән батыр сугышчы («Теләк», «Ант», «Ак күгәрчен», «Бездә яздыр», «Ватаным өчен», «Кошлар», «Юл» барысы да – 1942). Автор сугышчыларның барлык кичерешләрен чагылдырырга омтыла: якыннарына («Газиз әнкәй», 1943; «Һөҗүм», 1943; «Бизәкле ал яулыгың», 1945), туган як табигатенә («Шомырт куагы», «Соңгы тапкыр карыйм Иделгә» икесе дә – 1942) мәхәббәтен, сугышның кешегә һәм тереклеккә аяусыз булуын тасвирлый.

«Кыңгыраулы яшел гармун» (1942) поэмасы Ф.Кәрим иҗатының иң югары ноктасы булып тора. Әсәрнең төп герое Фазыл образында совет солдатының батырлыгы һәм җиңүгә ныклы ышанычы гәүдәләнә.

Бүләкләре

Кызыл Йолдыз, Беренче дәрәҗә Ватан сугышы орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Әсәрләре

Әсәрләр: 3 томда. Казан, 1979–1981.

Кыр казы. Казан, 2004.

Сайланма әсәрләр: 2 томда. Казан, 2009.

Избранные стихи и поэмы. Казан, 1957.

Әдәбият

Мәҗитов З. Фатих Кәрим // Татар әдәбияты тарихы. Казан, 1989. 5 том.

Мазитов З. Поэзия Фатиха Карима. Казань, 1955.

Автор – Н.М.Йосыпова