Административ-территориаль буйсынуы

1950 елларда нигезләнә.

Нигезләнгән вакыттан – Кукмара, 1963 елның 1 февраленнән – Саба районында. Хәзер – Иштуган авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

Поселок территориясендә асфальт заводы (1998 елдан), кытай таякчыклары өчен эшләнмәләр җитештерү цехы эшли, Шәмәрдән урманчылыгы складлары урнашкан.

Мәгариф һәм мәдәният

1952 елда башлангыч мәктәп ачыла (яңа бина төзелә), 1961 елда – сигезьеллык (яңа бина төзелә), 1992 елда урта мәктәп (яңа бина төзелә) итеп үзгәртелә.

Поселокта «Березка» балалар бакчасы (1981 елдан, беренче балалар бакчасы 1952 елда ачыла), китапханә (1951 елдан), мәдәният йорты (беренче бина 1984 елда төзелә, 2004 елдан – яңа бинада), фельдшер-акушерлык пункты (1950 елдан медпункт буларак), мәчет (2001 елдан) бар.

Мәдәният йорты каршында «Умырзая» татар (1987 елда), «Тюрагай» удмурт (2000 елда) фольклор коллективлары оештырылган.

Халык саны

1979 елда – 497,
1989 елда – 571,
2002 елда – 641,
2010 елда – 611,
2020 елда – 599 кеше (татарлар).