Биографиясе

1903 елның 16 (29) гыйнвары, Вильно шәһәре – 1937 ел.

1912 елдан Казанда. Я.М.Свердлов исемендәге Коммунистик университетны (1923 ел, Мәскәү), Марксизм-ленинизм институтын (1930 ел, Мәскәү) тәмамлый.

1918–1919 елларда Укучы-коммунистлар берлегенең Казан губерна комитеты рәисе, 1919–1920 елларда РКСМның Казан губерна, 1920–1921 елларда Татарстан өлкә комитеты 1 нче секретаре.

РКСМның 2 нче (1919 ел, 5-8 октябрь, Мәскәү) һәм 3 нче (1920 ел, 2-10 октябрь, Мәскәү) бөтенроссия съездлары делегаты.

1924–1925 телларда Кызыл Армиядә, сәяси хезмәткәр.

1926–1930 елларда К.Либкнехт исемендәге институтта һәм Н.Крупская исемендәге Коммунистик тәрбия академиясендә укыта (Мәскәү), 1930–1932 елларда Марксизм-ленинизм институты профессоры (Баку), 1932–1934 елларда СССР Фәннәр Академиясенең Кавказ арты филиалы президиумы рәисе урынбасары (Баку).

1934 елдан СССР Фәннәр Академиясе Философия институтында фәнни эштә (Ленинград).

Хезмәтләре марксистик философиягә карый.

Репрессияләр чоры корбаны (1937 ел); үлгәннән соң аклана.

Хезмәтләре

Философия марксизма в интерполяции Маркса-Адлера // Против новейшей критики марксизма: Сб. статей. М.-Л., 1929;

Современный русский идеализм // Бюл. Ин-та коммунистической профессуры. 1930. № 6.

Әдәбият

Cейфи Н., Цимхес Э. Гарбер Хаим Иосифович // Борцы за счастье народное. К. , 1983. Кн. 2.                            

Автор –  Ф.С.Хәбибуллина