Биографиясе

1945 елның 13 гыйнвары, Бийск шәһәре – 2002 елның 28 августы, Казан.

1967 елда Казан химия-технология институтын тәмамлый.

«Татар­стройматериалы» ҖБдә эшли, 1975 елдан баш технолог.

1979 елдан Казан химия-технология институтында патент бүлеге башлыгы.

1982 елдан Руда булмаган файдалы казылмалар геологиясе үзәк фәнни-тикшеренү институтында, 1996 елдан технологик сынау үзәге директоры.

 Фәнни эчәнлеге

Хезмәтләре Татарстан Республикасы руда булмаган файдалы казылмаларын (комлы-гравийлы, карбонатлы һәм агрохимия чималы) сәнәгатьтә һәм авыл хуҗалыгында куллану буенча.

Дәүләт бүләге «Металл булмаган файдалы казылмаларны нәтиҗәле файдалануның яңа минералогик-технологик чишелешләрен булдыру һәм тормышка ашыру» («Создание и реализация новых минералого-технологических решений эффективного использования неметаллических полезных ископаемых») дип аталган хезмәте өчен бирелә.

Хезмәтләре

Технологическая оценка минерального сырья. Нерудное сырьё: Справ. М., 1994 (соавт.).