1961 елның 19 гыйнварында Казан шәһәрендә туа.

Казан университетын тәмамлый (1984 ел).

1978 елдан «Яшь ленинчы» газетасы редакциясендә, 1981-1989 елларда «Ленинец» газетасы корреспонденты.

1993 елдан «Вечерняя Казань» газетасында, мәдәният, фән һәм мәгариф бүлеге мөхәррире (1999 елдан).

2000 елдан «Восточный экспресс» газетасында.

2002 елда «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясендә төбәкара һәм милләтара радиотапшырулар программалары бүлеге мөдире.

2003–2004 елларда «Татарский мир» газетасында.

2004–2013 елларда – Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең җәмәгатьчелек һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән элемтә бүлеге җитәкчесе, 2013–2018 елларда – Казан университетының телевидение һәм телепроизводство кафедрасы мөдире, 2018 елдан – Казан федераль университетының Социаль-фәлсәфә фәннәре һәм массакүләм коммуникацияләр институтының телепроизводство һәм санлы коммуникацияләр кафедрасы профессоры.

Хезмәтләре төбәк һәм милли телевидение тарихы, Татарстан, Идел буе һәм Урал буе массакүләм мәгълүмат чаралары үсешенә багышланган.

«Ел журналисты» номинациясендә «Бәллүр каләм – Хрустальное перо» конкурсы лауреаты (1997 ел).

Медаль белән бүләкләнә.