Тарихы

XVI йөзнең икенче яртысында нигез салына. Шулай ук Казыбаш, Зур Казыбаш исемнәре белән дә билгеле.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы асаба-башкортлар һәм типтәрләр катлавына бүленә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек, шулай ук умартачылык, сәүдә эше, сүс хәзерләү кәсепчелеге тарала.

XX йөз башында авылда  мәчет (1905 елда яңа бина төзелә), мәдрәсә, земство рус-татар мәктәбе (1898 елдан; 1902 елда ике катлы бина төзелә), тегермән була.

Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 1829,4 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1919 елга кадәр авыл – Вятка губернасының Сарапул өязе Исәнбай волостенда. 1921 елның гыйнварыннан – ТАССРның Алабуга (июньгә кадәр өяз), декабреннән – Әгерҗе, 1924 елдан – Алабуга, 1928 елдан Чаллы кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Красный Бор, 1960 елның 28 октябреннән – Әгерҗе, 1963 елның 1 февраленнән – Алабуга, 1964 елның 4 мартыннан Әгерҗе районында.

Хәзер Кадыбаш авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елда Сталин исемендәге колхоз (беренче рәисе – Х.Габдрахманов) оештырыла, 1934 елда аңа беренче “Коммунар” комбайны бирелә. 1944 елда колхоз Сталин исемендәге һәм Андреев исемендәге колхозларга бүленә. 

Халкы күбесенчә “Ак Барс – Әгерҗе” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә, крәстиян-фермер хуҗалыкларында эшли, кырчылык, сөт терлекчелеге, умартачылык белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1917 елда авылда башлангыч мәктәп ачыла (1932 елда яңа бина төзелә), 1936 елда – җидееллык, 1961 елда – сигезьеллык, 1968 елда урта мәктәп (1982 елда яңа бина төзелә) итеп үзгәртелә.

1930 елдан клуб (башта торак йортта, аннары элеккеге мәчет бинасында) эшли. 1979 елда Кадыбашта ике катлы мәдәният йорты төзелә, шунда ук китапханә урнаша.

Авылда урта мәктәп, балалар бакчасы, дәвалау амбулаториясе, почта бүлекчәсе, мәчет (2001 елдан) бар.

Күренекле кешеләре

Л.Ә.Гыйззәтуллина (1953 елда туган) – тәрҗемәче, ТР Язучылар берлеге әгъзасы;

М.М.Нуриев (1949 елда туган) –ТРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре.

Халык саны

1834 елда – 349,
1859 елда – 561,
1920 елда – 1260,
1926 елда – 1077,
1938 елда – 1097,
1949 елда – 1092,
1958 елда – 775,
1970 елда – 793,
1989 елда – 586,
2002 елда – 491,
2010 елда – 482,
2015 елда – 447 кеше (татарлар).