Биографиясе

1891 елның 10 (22) декабре, Уфа губернасы, Бәләбәй өязе Кыргыз-Миякә авылы – 1974 елның 18 августы, Уфа шәһәре.

Татар һәм башкорт телләрендә яза.

«Хөсәения» мәдрәсәсендә укый. Шәкертләр чуалышларында катнашуы өчен 1909 елда мәдрәсәдән куыла.

1910–1915 елларда туган авылында укытучы булып эшли.

Беренче бөтендөнья сугышында катнаша.

1919–1920 елларда Кызыл Армия сафларында сәяси хезмәткәр.

1920–1924 елларда – «Кызыл юл» (Уфа) газетасында, 1924–1933 елларда – «Һәнәк» журналында җаваплы сәркәтип.

1934–1940 елларда Башкорстан китап нәшриятында тәрҗемәче, мөхәррир, бүлек мөдире вазифаларын башкара.

Иҗаты

«Қызыл усмалар» исемле беренче китабы 1925 елда басыла.

«Тулқын өҫтөндәге қала» (Уфа, 1954 ел; рус теленә тәрҗемәсе «Городок на волнах», 1955 ел) повесте сал агызучылар тормышына багышланган. «Тупһанан түргә» (Уфа, 1957 ел; рус теленә тәрҗемәсе «От порога в горницу», 1968 ел), «Жаңыл» (Уфа, 1960 ел; рус теленә тәрҗемәсе «Джаныл», 1975 ел) повестьлары авторы.

И.Крылов мәсәлләрен, М.Горькийның «В людях» («Ялсылықта») повестен, Б.Л.Горбатовның «Непокорённые» («Буйһонмаусылар») романын башкорт теленә тәрҗемә итә.

Бүләкләре

«Почёт билгесе» ордены белән бүләкләнә.

Әсәрләре

Һайланма проза. Өфө, 1961.