- РУС
- ТАТ
химик-органик, химия фәннәре докторы (1995), профессор (2000), ТРның атказанган фәннәре эшлеклесе (2005)
1957 елның 12 сентябрендә Казанда туа.
1979 елда Казан университетын тәмамлый һәм 1995 елга кадәр шунда ук эшли (бүленеп: 1983–1986 елларда Казан химия-фотография сәнәгате технологиясе һәм проектлаштыру фәнни-тикшеренү институтында).
1995 елдан РФА КГҮнең Органик һәм физик химия институтында, табигый кушылмаларның фосфорлы аналоглары химиясе лабораториясенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, 2000 елдан мөдире, бер үк вакытта Казан университетының органик химия кафедрасы профессоры.
Хезмәтләре элементорганик кушылмалар химиясенә карый. Миронов α-фосфориллы триалкилфосфитларны һәм перфторкарбон к-таларының фосфориллы кушылмаларын синтезлый һәм реакциягә сәләтен тикшерә. Пластификация, инсектоакарицид һәм вирусларга актив каршылык үзлекләренә ия булган кушылмаларны ача. Органик синтезда (шул исәптән фосфорорганик кушылмалар синтезында) табигый кушылмаларны фосфориллау өчен югары нәтиҗәле реагентлар табу максатында фторалкилфосфитлар куллану юлларын тәкъдим итә. Органик кушылмаларга галогенфосфораннар кулланып галогеннар кертү алымнарын, шулай ук бензо[e]-1,2-оксафосфорининнар — табигый биоактив кушылмаларның фосфорлы аналогларын — кумариннар һәм α-хроменнар синтезлауның оригиналь ысулын эшли, нәтиҗәдә, табигый полифеноллы кушылмаларны яңа гетероциклларга модификацияләү мөмкинлеге туа. Сөт, салицил, миндаль һ.б. гидроксикарбон к-таларның фосфориллы кушылмалары химиясенә; җиде буынлы фосфорлы гетероцикллар — физиол. актив кушылмаларның табигый аналогларын синтезлау алымнарына караган хезмәтләрнең автордашы. Табигый чыганаклардан — амарант, люпиннан пектиннар һәм аксым алу технологиясен эшләүдә, аларның төзелешен, биологик активлыгын һәм аларны югары туклыклы азык һәм терлек азыгы өстәмәләре сыйфатында куллануны тикшерүдә, шулай ук анемиягә каршы тәэсирле пектин полиметаллкомплексларын уйлап табуда катнаша.
Уйлап табуга 18 авторлык таныклыгы һәм патенты бар.
ТР ФАнең Г.Х.Камай исемендәге бүләге лауреаты (2003).
Фторалкоксипроизводные трёхвалентного фосфора: Синтез и реакционная способность // Успехи химии. 1996. Т. 65, вып. 11 (автордаш);
Р-функционализированные фосфораны в реакциях присоединения // Журн. общей химии. 1996. Т. 66, вып. 3 (автордаш);
Успехи в развитии химии гетероциклических производных фосфора в работах Казанской химической школы // Рос. хим. журн. 1999. Т. 43, № 3–4 (автордаш).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.