Эчтәлек

Аның турындагы мәгълүматлар халык риваятьләрендә сакланган.

XVII–XVIII йөзләр татар тарихи әдәбиятында Галимбәк Болгарның соңгы идарәчесе Габдулла ханның улы дип белдерелә.

Урта Азия хакиме Аксак Тимер гаскәрләре шәһәрне штурмлаганда атасы һәлак булгач, Галимбәк бертуганы Алтынбәк белән әсирлеккә эләгә; соңрак ярлыканып, аның азат ителүе хакында әйтелә. Шуннан соң, бер төрле мәгълүматлар буенча, Галимбәк Казан төбәгенә килеп чыга һәм анда шәһәргә нигез сала, башка мәгълүматлар буенча, Чирмешән елгасы буенда Бүләмәр (Балымер) дигән шәһәр кора.

Әдәбият

Мәрҗани Ш. Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар. Казан, 1989; Усманов М.А. Татарские исторические источники XVII-XVIII вв. Казань, 1972.                                

Автор – И.Л.Измайлов.