Биографиясе

1951 елның 8 феврале, Бөгелмә районы Татар Димскәе авылы – 2007 елның 7 апреле, Бөгелмә шәһәре.

Казан сәнгать училищесен тәмамлый (1975 ел).

Татарстан Республикасы Сәнгать фондының Бөгелмә бүлегендә эшли (1976–1995 еллар).

Рәссамнар берлеге әгъзасы (1991 ел).

Татар гамәли бизәлеш сәнгате өлкәсендә әйдәп баручы рәссамнардан берсе, станлы нәкышь остасы.

Иҗаты

Д.Г.Рәхмәтуллин. «Атилла әнисе белән». 1980

Иҗат юлын үзенчәлекле форма, символик эчтәлеккә ия, ачык, үзенә бер милли төсмерле, еш кына борынгы төрки гореф-гадәтләргә нигезләнгән пейзажлар, портретлар, тематик картиналар иҗат итүдән башлый: «Август. Көнбагышлар» (1976 ел), «Атилла әнисе белән» (1980 ел), «Тургай җыры» (1982 ел), «Каз канаты» (1983 ел), «Орлыклар (Роза портреты)» (1984 ел), «Иртәнге намаз», «Малевич белән төнге бәхәс», «Безнең чибәркәй» (барысы да – 1990 ел), «Гөлгәмеш», «Яфәс» һәм «Алтынчәч» триптихы (1993 ел), «Корбан бәйрәме» (2001 ел), «Казан капкалары, яки Алтынчәчнең кайтуы» (2006 ел).

1970 еллар ахырында Рәхмәтуллин хәзерге заман интерьерларында киез куллануның яңа мөмкинлекләрен ача. Хатыны Р.Рәхмәтуллина белән бергә татар киез келәмнәре эшләүне яңартып җибәрә. Борынгы «ала киез», «сырмак» технологияләрен өйрәнә. Халык осталарыннан, шул исәптән туган авылында яшәүче осталардан бизәү ысулларын үзләштерә.

Киезне яңача бизәкле, төсле композицияләр белән баета, дивар келәм-панносының шартлы сурәтләр һәм бизәкләр рәвешендәге тематик сюжетларга корылган яңа төрен иҗат итә.

Рәхмәтуллинның аеруча әһәмиятле әсәрләреннән «Сабан туе» (1980 ел), «Шүрәле» (1982 ел), «Дуслыкка гимн» (1982 ел), «Кубыз», «Кама», «Айлы төн» (Г.Тукай әкиятләре буенча) (барысы да 1983 ел), «Тормыш агачы» (1984 ел), «Карга боткасы» (1989 ел), «Иң әүвәл сүз булган» (1990 ел), «Скиф моңнары» (1991 ел), «Чәчәк ат, Татарстаным» (2002 ел), «Кояшлы келәм» (2007 ел) дивар келәмнәрен күрсәтергә була. Р.Рәхмәтуллина белән берлектә киез намазлыклар һәм идән келәмнәре суга.

1980 елларда рәссам Б.Ш.Мәрданов белән автордашлыкта җәмәгать биналары интерьерлары өчен дивар бизәкләре (Бөгелмә шәһәрендәге 8 нче мәктәп интерьерында «Кояшлы алан»; Әлмәттәге сәүдә техникумы интерьерында «Әлмәт туфрагында»; Бөгелмә драма театры фойесында «Без – сәйяр артистлар»); хатыны Р.Рәхмәтуллина белән берлектә «Туган шәһәрем иртәсе» (1986 ел, шәһәр советы бинасы); «Мәңгелек яз» (1988 ел, Бөгелмәдәге 5 нче төзелеш тресты тулай торагы) гобеленнары иҗат итә.

Бөгелмәнең 200 еллыгы хөрмәтенә (1980 ел), Бөгелмәдәге 352 нче дивизия истәлегенә (1985 ел) монумент эскизлары авторы. Бөгелмәнең яңа гербын (1981 ел), юбилей медальләрен һәм күкрәк тамгаларын эшли.

Гомеренең соңгы елларында борынгы төркиләр тарихы һәм мифологиясе өлкәсендә эзләнүләр алып бара.

Күргәзмәләре

Д.Г.Рәхмәтуллин. «Җиз самовар». 1983

Республика (1977 елдан); зона – «Зур Идел» (1980 ел, 1985 ел, 1991 ел, 2003 ел, 2004 ел); бөтенроссия – «Россиянең зәңгәр киңлекләре» (Ленинград, 1984 ел), «16 автономияле республика» (Мәскәү, 1989 ел) күргәзмәләрендә; «Татарт» бөтентатар күргәзмәсендә (Санкт-Петербург – Казан, 1991 ел); Мәскәүдәге «Олимпиада-80» халыкара плакат конкурсында катнаша. Шәхси күргәзмәләре: 1980 ел (Казан шәһәре, Б.Ш.Мәрданов белән берлектә), 1990 ел (Уфа шәһәре), 2003 (Казан шәһәре).

Әсәрләр тупланмасы

Д.Г.Рәхмәтуллин. «Чагылыш». Киез. Сырмак. 2002

Әсәрләре Дәүләт Шәрык халыклары сәнгате музеенда (Мәскәү), Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музеенда, «Казан» милли мәдәният үзәгенең Милли мәдәният музеенда, «Шәрык» традицион һәм хәзерге заман сәнгате фондында (Уфа), Татарстан Республикасы Милли музеенда, Яшел Үзәндәге Халык иҗаты һәм көнкүреше музеенда саклана.

Хезмәтләре

Дети Атлантиды. Казань, 1999.

Крылатый змей. Бугульма, 1999.

Әдәбият

Валеева-Сулейманова Г.Ф. Декоративное искусство Татарстана (1920-е – начало 1990-х годов). Казань, 1995.

Камал Г. Киез келәм – көяз келәм // Сөембикә. 2001. № 12.

Автор – Г.Ф.Вәлиева-Сөләйманова