Биографиясе

1906 ел, Казан губерниясе, Чабаксар өязе Әлмән авылы — 1944 елның 15 июле.

Шәрекъ педагогия институтын тәмамлый (1931).

1926 елдан урта мәктәптә биология һәм география фәннәрен укыта.

Ил буйлап сәяхәт кыла, күргәннәрен «Кавказ таулары аркылы җәяү» (1930), «Боз диңгезенә таба» (1932), «Кузбасска сәяхәт» (1934), «Сәяхәт» (1939) исемле китапларында тасвирлый.

Бөек Ватан сугышында катнаша. Друженополь (Украина ССРның Волынск өлкәсе) авылы тирәсендә барган сугышларның берсендә һәлак була.

Әдәбият

Даутов Р.Н., Нуруллина Н.Б. Совет Татарстаны язучылары: Биобиблиогр. белешмә. К., 1986.