РКП(б)ның Төмән губерна комитеты органы.

Чыгу урыны һәм вакыты

1922 елның июленнән 1923 елның сентябренә кадәр Төмән шәһәрендә татар телендә нәшер ителә, барысы 40 ка якын саны чыга.

Мөхәррирләре — Г.Вахитов, М.Уральский, Ш.Мәхмүдов.

«Юксыллар чаткысы»н оештыру карары РКП(б)ның 2 нче губерна съездында кабул ителә (Төмән, 1922 ел).

Юнәлеше

Газетада яңа икътисади сәясәтне тормышка ашыру, җирле Советларга сайлаулар, татар-башкорт мәдәни-агарту оешмаларының авыр финанс хәле турындагы мәгълүмат урнаштырыла, аларның 1,2,3 нче губерна конференцияләре турындагы хисаплары басыла.

«Юксыллар чаткысы» авыл тормышын яктырта, авыл хуҗалыгын, аеруча терлекчелекне үстерүне активлаштырырга чакыра.

Төбәкнең татар халкын укыту-агарту мәсьәләләренә зур игътибар бирелә; уку йортлары төзергә, аларның хезмәткәрләренә паек бирергә тәкъдим ителә; милли балалар бакчаларының авыр хәле, татар телендәге китаплар җитмәү буенча борчылуын белдерә; яшьләрнең скаут хәрәкәтен үстерүне пропагандалый.

«Юксыллар чаткысы» редакциясе авыл өчен матбугат һәм әдәбият кирәкми дип исәпләгән «Эшче» газетасы (Мәскәүдә нәшер ителә) белән бәхәскә керә.

Җирле авторларның (Ш.Мәхмүдов, С.Гафури, Госман һ.б.) фельетоннары, хикәяләре һәм шигырьләре басыла.

«Яшьләр сәхифәсе» дигән кушымтасы чыга.

Әдәбият

Татарская энциклопедия. Казань, 2014. Т.6;

Татарская периодическая печать: Научно-энциклопедическое издание. Казань, 2017.