Профсоюзларның Бөтен Башкортстан советы органы.

Чыгу урыны һәм вакыты

1921–1922 елларда Эстәрлетамак шәһәрендә аена 2 тапкыр татар телендә нәшер ителә, барысы 6 саны чыга; беренче саны 1921 елның сентябрендә дөнья күрә.

Башкортстанда беренче профсоюз газетасы.

Мөхәррире — Т.Кәримуллин.

Юнәлеше

Төп игътибар республика һәм илдәге профсоюзлар эшчәнлеген яктыртуга, профсоюзлар хәрәкәтен халык хуҗалыгының төрле тармакларында пропагандалауга юнәлтелә.

Газета яңа икътисади сәясәт һәм профсоюзларның халык хуҗалыгын торгызудагы роле мәсьәләләрен аңлата, хезмәт ияләрен фәнни-техник белем дәрәҗәсен күтәрергә чакыра. Сәяси вакыйгалардан редакция Советларның 9 нчы Бөтенроссия съезды эшен аерым билгеләп үтә.

Һөнәрчеләр, кооператорлар һәм башка берлекләр эшчәнлеге турында язмалар бастыра.

Мәкаләләрнең бер өлеше мәгариф һәм мәдәният мәсьәләләренә багышлана.

Акча булмау һәм җирле профсоюзлар хәрәкәте сүлпәнәю сәбәпле, чыгудан туктый.

Әдәбият

Татарская энциклопедия. Казань, 2014. Т.6.