1957 елның 1 мартында Балык Бистәсе районы Яңа Арыш авылында туган.

Белеме

Казан авыл хуҗалыгы институтын (1978), Мәскәү совет сәүдәсе институтын (1986) тәмамлый.

Хезмәт юлы

1978–1985 елларда Саба районында: 
район «Сельхозхимия» берләшмәсендә инженер (1980 елга кадәр), 
1980–1983 елларда Саба урман сәнәгате хуҗалыгында өлкән инженер, баш энергетик, 
1983 елдан район кулланучылар җәмгыяте идарәсе рәисе урынбасары. 

1985–1993 елларда Арча районында: 
район кулланучылар җәмгыяте идарәсе рәисе урынбасары (1990 елга кадәр), 
1990–1992 елларда халык депутатларының район советы башкарма комитеты рәисе. 
1992 елдан Биектау районы хакимияте башлыгының 1 нче урынбасары, 1993–1996 елларда Биектау районы хакимияте башлыгы. 

Дәүләт эшчәнлеге

1995–1996 елларда һәм 1999–2004 елларда Татарстан Республикасы халык депутаты.
1996–1998 елларда Татарстан Республикасы финанс министры. 
1998–2010 елларда Татарстан Республикасы Премьер-министры. 
2010 елдан Татарстан Республикасы Президенты.
2023 елдан Татарстан Республикасы Рәисе.

 

Татарстан Республикасы үсешенә керткән өлеше

Икътисадка дәүләт идарәсе, икътисадый үсеш өчен яңа мөмкинлекләр ачу, кече һәм урта бизнеска булышлык күрсәтү, республиканың Россия төбәкләре, чит илләр бизнес-структуралары белән элемтәләрен булдыру һәм аларны ныгыту – Р.Н.Миңнеханов җитәкчелегендәге республика Хөкүмәте эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләре булып тора. 

Республика хөкүмәтен Россиядә икътисади кризис — халык хуҗалыгында, шулай ук  социаль-сәяси, милли-мәдәни проблемалар комплексын тудырган 1998 елның август дефолты башланган чордан җитәкли. Ул вакытта сәнәгатьнең эшчәнлек нәтиҗәсе тискәре баланслы була, халыкның тормыш дәрәҗәсе күпкә түбәнәя. Миңнеханов икътисадны дәүләт тарафыннан җайга салуга, яңа структуралы финанс-сәнәгать төркемнәре оештыруга, кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм итүгә, ТР сәнәгатенең Россия төбәкләрендәге һәм чит илләрдәге предприятиеләр белән элемтәләрен булдыруга һәм үстерүгә басым ясый. Республика хөкүмәте тарафыннан предприятиеләрнең финанс хәлен яхшырту, җитештерүчеләрнең салым бурычларын реструктуризацияләү механизмнарын тәртипкә салу, бюджет планын үтәүдә казначейлык системасына күчү буенча зур эш башкарыла. Министрлар Кабинеты тузган торакны бетерү, торак пунктларга газ кертү, нефть химиясе комплексын һәм энергияне сакчыл тоту юнәлешен үстерү, Татарстан халкын адреслы социаль яклау программаларын гамәлгә ашыруга нәтиҗәле җитәкчелек итә. 

Финанс-икътисад өлкәсенең тотрыклы хәлгә килүе, ә 2000 еллар башында Татарстанның социаль-икътисадый үсеше тизләнүе бу чараларның ачык нәтиҗәсе булды. Республика үсешенең ныклы нигезен тәшкил иткән куәтле җитештерү һәм фәнни потенциалны саклап калу гына түгел, бәлки сизелерлек арттыруга ирешелде.

2010 елның мартында Р.Н.Миңнехановка Россия Федерациясе Президенты тәкъдиме буенча Татарстан Республикасы Президенты вәкаләтләре бирелде. Бу вазыйфада ул Минтимер Шәрип улы Шәймиевның лаеклы варисы булды.

Республика Президенты буларак, Рөстәм Нургалиевич масштаблы инновация проектларын гамәлгә ашыруга һәм инновацияле инфраструктура булдыруга зур игътибар бирә («Иннополис», «ИННОКАМ» технополислары, бизнес-инкубаторлар, индустриаль парклар, муниципаль дәрәҗәдәге сәнәгать мәйданчыклары һ.б.).

Р.Н.Миңнеханов җитәкчелегендә «Татнефть» ГАҖ (Директорлар советы рәисе булып тора), ТАНЕКО АҖ, «КАМАЗ» ГАҖ кебек зур сәнәгать 
предприятиеләре, оборона комплексы предприятиеләре эшчәнлеген камилләштерү дәвам иттерелә.  

Татарстан Президентының Россиянең инновацияле төбәкләре ассоциациясе советы рәисе итеп сайлап куелуы республиканың инвестиция һәм инновация эшчәнлегендә алдынгылар сафында баруын тану булып тора.  Россия Президенты В.В.Путин йөкләве буенча 2014 елда Р.Н.Миңнеханов «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркемен җитәкләде.

Ул Казан (Идел буе) федераль университетының Попечительләр һәм Күзәтчелек советлары рәисе булып тора.  

Дәүләт башлыгы буларак, үз эшчәнлегендә республикада иҗтимагый-сәяси тотрыклылыкны, милләтара татулыкны һәм динара тынычлыкны саклап калуга һәм ныгытуга, граждан җәмгыяте институтларын камилләштерүгә, халыкның тормыш дәрәҗәсен яхшыртуга  гаять зур әһәмият бирә.  

Р.Н.Миңнеханов җитәкчелегендә республикада 2013 елгы XXVII Бөтендөнья студентлар уеннарын, 2015 елда Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионатын һәм 2018 елгы Футбол буенча дөнья чемпионаты уеннарын уздыруга әзерлек уңышлы башкарылды, бу исә дөнья спорт җәмәгатьчелеге тарафыннан югары бәяләнде. Президент эшче һөнәрләрне үстерүгә зур игътибар бирә, аның җитәкчелегендә 2019 елда Казанда һөнәри осталык буенча «Ворлдскиллс» стандартлары буенча 45 нче дөнья чемпионаты уздырылачак.  

Р.Н.Миңнеханов Россиянең һәм Татарстанның икътисадый мәнфәгатьләрен халыкара мәйданга чыгаруда актив катнаша, Татарстанның дөньяның якынча 150 иле белән төрле яклы икътисадый элемтәләре урнаштырылган. Ел саен якынча утызлап чит илдә эшлекле сәфәрдә була, өч йөздән артык чарада, очрашуларда һәм төрле дәрәҗәләрдәге форумнарда катнаша.

Тарихи-мәдәни мирас ядкарьләрен, саклап калу, җәмәгать урыннарын һәм туристлык индустриясен үстерү юнәлешендә үтемле чаралар күрә.

2015 елның 15 сентябрендә Татарстан сайлаучыларының 94 проценты республика Президентын турыдан-туры сайлауларда Р.Н.Миңнеханов өчен, аның халыкның тормыш сыйфатын яхшыртуга һәм республиканың тотрыклы үсеш юлына чыгуын тәэмин итүгә юнәлтелгән стратегик курсын хуплап тавыш бирде.  

Рөстәм Миңнеханов инаугурациясе. 2015 елның 18 сентябре

Дәүләт бүләкләре

  • Дуслык Ордены (2002),
  • 4 нче дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены (2007),
  • «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены (2007),
  • Россия Федерациясе Хөкүмәтенең фән һәм техника өлкәсендәге премиясе лауреаты (2009 ел),
  • «Хәрби хезмәтләре өчен» ордены (2012),
  • Почёт ордены (2014 ел),
  • Александр Невский ордены.

Халыкара бүләкләре

Islamic Economy Award премиясе лауреаты (2018).

Хобби

Автомобиль спорты белән шөгыльләнә. Атказанган спорт остасы. «Супер-Шипы» кышкы трек автоузышлары буенча Россия чемпионы (2000), Д2 автокроссы буенча Европа чемпионы (2004, 2005). Йөк автомобильләре арасында «Дезерт-Челендж» ралли-марафоннары җиңүчесе (2000-02).

Хезмәтләре

Рекомендации по совершенствованию кормовой базы пригородных хозяйств в условиях рынка. Казань, 1995 (автордаш).

Аграрный сектор Татарстана в условиях развития рыночной экономики. Казань, 1997 (автордаш).

Инновационный менеджмент в АПК: учеб. пособие для студентов вузов. М., 2003 (автордаш).

Нефтегазовый ресурсный потенциал Республики Татарстан. Казань, 2016 (автордаш).

Әдәбият

Покорение «Высокой горы». Казань, 1999.

Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан. Казан, 2015.

Rustam Minnikhanov and Tatarstan. Kazan, 2015.

Спортивный Президент – спортивный Татарстан. Казань, 2017.

Татарстан Республикасы Президентының Татарстан Республикасы Дәүләт Советына еллык юлламасы