- РУС
- ТАТ
Барлыгы 12 меңләп төре билгеле, тропик поястагы фауна аеруча бай. Россиядә 200 дән артык төре бар (аларның 100 ләп төре - агаччыл һәм куакчыл үсемлекләрне зарарлаучылар), Татарстан территориясендә 30 га якын төре бар. Гадәтиләре: зур нарат алтын коңгызы (Buprestis mariana), зәңгәр нарат алтын коңгызы (Phaenops cyanea), дүрт төрткеле алтын коңгыз (Anthxia quadripunctata), бәләкәй алтын коңгыз (Trachis minima).
Гәүдәсенең озынлыгы 2-32 мм, яссы, озынча, очы тарайган. Төсе ачык: яшел, зәңгәр, җирән-кызыл, алтын төсендә (исеме шуннан алынган). Коңгызлар җәй башында күренәләр һәм кызу көннәрдә актив очалар. Барлык агачларның һәм куакларның кәүсәләрендә һәм ботакларында, кайберләре чәчәкләрдә очрый. Ана коңгыз ярылган урынга, ярыкка, кайры астына яки аның шома өслегенә берәрләп яки бик күп итеп йомырка сала. Личинкаларының озынлыгы 4-70 мм, аяксыз, саргылт-ак төстә, ялпак гәүдәле. Комга охшаш соры он белән тыгызлап томаланган, такыр, борылмалы, озын юллар салып, агач кайрысы астында, агач төбендә, коры-сарыда, корыган агачларда, бүрәнәдә, агач каралтыларда ел дәвамында (кайвакыт 2-3 ел) үсә. Кереп-чыгып йөрү юлының азагында личинкаларның курчакка әйләнү урыны бар. Курчактан барлыкка килгән яшь коңгызлар кимереп эллипс формасында тишек ясыйлар һәм очып чыгалар. Чәчәк серкәсе, яфрак тукымалары белән туеналар. Зәгыйфьләнгән, кипкән яки яңа гына кискән яфраклы һәм ылыслы агачларда урнашалар.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.