Габдулла хан турындагы мәгълүматлар халык риваятьләрендә сакланган, алар 1236 елдагы монгол яулары вакытында үтерелгән соңгы болгар идарәчесе белән бәйле.

XVII–XVIII йөзләр татар тарихи чыганакларында Габдулла хан 1391 елда Урта Азия хөкемдары Аксак Тимер гаскәренең шәһәргә һөҗүме вакытында һәлак булган соңгы хан дип тасвирлана.

Әдәбият

Усманов М.А. Татарские исторические источники XVII-XVIII вв. Казань, 1972;

Мәрҗани Ш. Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар. Казан, 1989.

Автор – И.Л.Измайлов.