И.А. Гыйләҗев (идея, сценарий авторы, алып баручы). Салих Сәйдәшев. 2020

Проектның кураторы, эш төркеме җитәкчесе – Б.Л.Хәмидуллин. Редакция советы: И.А.Гыйләҗев (рәис), Л.М.Айнетдинова, М.З.Хәбибуллин, Б.Л.Хәмидуллин, Р.В.Шәйдуллин, Ф.Г.Ялалов. Режиссер, продюсер – Р.И.Хәбибуллин. Рәссам – Г.Р.Дәүләтьянова. Татар теленә Ф.Р.Бәдретдинова һәм И.Х.Хәлиуллин тәрҗемә итте. Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты

Хәзерге татар профессиональ музыкасына нигез салучы.

Биографиясе

1900 елның 20 ноябре (3 декабре), Казан — 1954 елның 16 декабре, Мәскәү, Казанда җирләнә.

Башлангыч музыкаль белемне З.Яруллин җитәкчелегендә ала.

Сәйдәшевнең профессиональ яктан формалашуында Казан музыка училищесендә фортепиано (О.М.Родзевич классы) буенча укуы зур роль уйный (1914–1917).

Музыкага аерым сәләте һәм профессиональ музыкаль белем алуга омтылуы белән Сәйдәшев яшь вакытында ук талантлы пианист һәм инструменталь ансамбль җитәкчесе буларак киң таныла.

Иҗат эшчәнлеген Казанның Шәрекъ клубында солист-пианист, аккомпаниатор һәм инструменталь ансамбльдә уйнаучы буларак башлый.

1917 елдан Казанда, Буада башкару, педагогика һәм музыка-мәгърифәтчелек эшчәнлеге, 1919 елдан, ирекле рәвештә Кызыл Армиягә кергәч, Төркестан фронтының сәяси бүлеге каршында эшчәнлек алып бара.

Демобилизацияләнгәннән соң, 1920–1922 елларда Оренбург шәһәрендә Шәрекъ музыка мәктәбендә укый, бер үк вакытта укыта һәм берникадәр вакыт аның мөдире була.

Шунда ук беренче әсәрләрен — «Озын сәфәр» җырын һәм «Татар вальсы» инструменталь әсәрен иҗат итә.

1922–1948 елларда (бүленеп) Татар академия театрында музыка бүлеге мөдире һәм дирижеры булып эшли (Казан).

1920 елларның 2 нче яртысында — 1930 елның башында Татар академия театры труппасы составында дирижер һәм аккомпаниатор булуы (Мәскәү, Ленинград, Идел буе, Урал буе шәһәрләре, Казакъстан, Кавказ арты, Урта Азия һәм башкалар) һәм Татар радиосыннан һәрдаим чыгышлар ясавы Сәйдәшев музыкасын бөтен халык арасында популяр итә.

Иҗаты

1929 елларда Сәйдәшев Кызыл Армиянең 11 еллыгына багышланган һәм киң танылу алган «Совет Армиясе Маршы»н яза. Шул ук елда аның музыкасы белән республика турында беренче тулы метражлы «Татарстан (Дүрт елга иле)» фильмы чыга. Режиссеры — А.Дубровский.

Сәйдәшевнең кабатланмас моң иясе булуы, татар халык көйләре үзенчәлеге белән берлектә үз чорына хас типик интонацияләр һәм ритмнарның табигый берлегенә ирешә белү сәләте, җырларының гомумоптимистик эмоциональ җирлектә барлыкка килүе аны танылган җыр жанры остасы итә; аларның күбесе беренче тапкыр милли театр спектакльләрендә яңгырый һәм киләчәктә мөстәкыйль яшәеш ала.

Композитор иҗат мирасының төп өлешен театр музыкасы тәшкил итә. Атаклы татар драматурглары К.Тинчурин, Ф.Бурнаш, Т.Гыйззәт белән иҗади дуслыкта Сәйдәшев тарафыннан 60 тан артык спектакльгә музыкаль бизәлеш һәм музыкаль драма жанрына караган «Башмагым» (1922), «Казан сөлгесе» (1923), «Сүнгән йолдызлар» (1924) һәм башка сәхнә әсәрләре иҗат ителә.

Сәйдәшевнең 1920 елларның 1 нче яртысында иҗат иткән беренче музыкаль драма әсәрләре татар халык җырларының образлы һәм шигъри эчтәлегенә нигезләнә. Аларда үзенчәлекле драматик күренешләр фонында төрле характердагы музыкаль жанрлы эпизодлар урын ала (биюле-хорлы күренешләр, җырлар, биюләр, инструменталь номерлар).

Бу спектакльләрнең һәрберсенә хас музыкаль бизәлешнең төп күрсәткечен лирик характердагы аерым бер халык көенең күп мәгънәле яңгырашы билгели, ул үзенчәлекле лейтмотив сыйфатында, шулай ук вокаль һәм инструменталь номерлар нигезендә баш геройларга музыкаль характеристика бирә.

1920 елларның 2 нче яртысында — 1930 еллар башында музыкаль драма татар музыка-сәхнә сәнгатенең алдынгы жанры була. Бу чорда Сәйдәшевнең аеруча зур иҗади әһәмияткә ия әсәрләре — К.Тинчуринның «Зәңгәр шәл» (1926), «Ил» (1929), «Кандыр буе» (1932), Т.Гыйззәтнең «Наёмщик» (1928) музыкаль драмалары. Бу жанрга караган әсәрләр җырлар, арияләр, хорлар, ансамбльләр, увертюралар, бию сюиталарын һәм башка төрле вокаль һәм инструменталь номерларны үз эченә ала. Аларда музыка, милли сәнгатьтә беренче буларак, идея-сәнгати фикерне гәүдәләндерүдә, драматургия үсешендә һәм образлар тудыруда төп чарага әверелә.

«Зәңгәр шәл» музыкаль драмасы композиторга хас үзенчәлекле көй стиле тууга сәбәпче була, анда үз чоры өчен кыю яңгыраган интонацион, ритмик һәм лад новацияләре милли көйнең үзенчәлекле күренешләре белән табигый үрелеп бара. Бу бигрәк тә баш герой Булат партиясендә ачык чагыла. Әлеге образ шул чорның музыкаль символлары ярдәмендә дә (күмәк җырлар һәм маршлар), шулай ук халык дастаны һәм лирикасы традицияләрендә дә төрле яклап тасвирлана. Мәйсәрә җыры һәм Булатның «Кара урман» ариясе — иң яхшы музыкаль номерлар.

«Наёмщик» — татар сәнгатендә музыкаль драма жанрының аеруча үзенчәлекле үрнәге. Тарихи темага багышланган әлеге сюжетның музыкаль гәүдәләнеше масштаблылыгы белән аерылып тора. Анда төп катнашучы булып крепостнойлыктан азат ителү өчен көрәшүче халык образы тора.

Бу драмада шактый персонажлар төрле вокаль номерлар, барыннан да бигрәк арияләр ярдәмендә үзләренә генә хас музыкаль тасвирлама алалар. Вакыйгада оркестр белән чыгыш ясала торган җентекле эшләнгән номерлар, аның нигезен тәшкил иткән хорлар, драма өлкәсендәге киң күләмле музыкаль образлы күренешләр (жанр, лирик, лирик-драматик, героик) әһәмиятле функциягә ия булалар.

Инструменталь номерлар, бигрәк тә бер-берсенә капма-каршы ике хореографик сюита социаль чыгышлары белән үк аерылып торган һәм бер-берсенә карата тискәре мөнәсәбәттә булган персонажларның, ягъни крепостной крәстияннәр белән җәмгыятьнең өстен катлау вәкилләренең яшәү рәвешләрендәге аерманы чагылдыра. Шуларның берсе фольклор бию көйләре рухындагы үзенчәлекле номерлардан гыйбарәт, икенчесе классик балет сюитасы принцибы буенча төзелә.

Сәйдәшев иҗатында беренче тапкыр бу әсәрдә истә калырлык музыкаль характеристика хатын-кыз образына бирелә. Үзара ярашкан озын татар көйләре һәм классик опера арияләре стилистикасыннан торган тәэсирле, хис-кичерешләргә бай Гөлйөзем арияләрендә баш героиняның бай рухи дөньясы чагылыш таба.

«Наёмщик»та лирик вокаль номерлар (арияләр, дуэтлар) тәэсирле, әмма беренче планга чыкмый. Музыкаль күренешнең төп факторы булып халык образын киң һәм күпкырлы гәүдәләндергән хор номерлары тора. Баш герой Батырҗан арияләре белән бергә алар драманың татар музыкасына Сәйдәшевнең сәхнә әсәрләре белән килеп кергән төп музыка-образлы героик-драматик нигезен тәшкил итәләр.

Монда композитор XX йөзнең беренче унъеллыгына хас булган күмәк җыр һәм марш музыкасы интонацияләреннән һәм ритмнарыннан (актив, күтәренке, кискен ритмик көйләр һәм төгәл ритмнар) кыю файдалана. «Наёмщик»та музыкаль драма элементлары сизелерлек күренә: сюжет ачыла барган саен, төп персонажларны һәм коллектив образ буларак халыкны чагылдыручы лейтмотивларның интонацион үсеше күзәтелә.

1930 елларның 2 нче яртысыннан Сәйдәшев кайбер объектив сәбәпләр аркасында үзенең иҗади ниятләрен тулысынча тормышка ашыра алмый. Аның өчен бу еллар туганнарын, якыннарын һәм иҗатташ дусларын фаҗигале рәвештә югалту дәвере була.

Бу елларда татар композиторларының яңа буыны опера, балет, симфония жанрларын актив үзләштерә, ә үз кыйммәтен әле җуймаган һәм демократик аудитория тарафыннан хупланучы музыкаль драма милли музыкаль культураның киң үсеш юлыннан читкә тайпыла. Аның формалашуы ясалма рәвештә туктатыла.

Мондый шартларда Сәйдәшев күбрәк җыр һәм марш жанрларына игътибар бирә. Аның күмәк башкарыла торган җырлары (мәсьәлән, «Дуслык җыры», 1949, Ә.Ерикәй шигыре) интонациясе, марш ритмы, көчле динамикасы белән аерылып тора.

Композиторның саф җыр лирикасы камил булып кала: Г.Хуҗи шигыренә «Халисә» (1950), М.Садри шигыренә «Яшьлек җыры» (1949) һәм башкалар.

Сәйдәшевнең җыр иҗатының аеруча мөһим өлешен балалар өчен язылган җырлар тәшкил итә: С.Урайскийның «Укучылар вальсы» (1951), Г.Насрыйның «Зәңгәр күл» (1951) һәм башка җырлар.

Композиторның соңгы әсәре — иҗади васыяте — М.Җәлил шигыренә язылган «Җырларым» җыры.

Татар музыкасында тоткан урыны

Иҗатында XX йөз татар профессиональ музыкасы формалары һәм жанрлары, эстетик критерийлары һәм стиль үзенчәлекләре формалашкан Сәйдәшев, беренче милли классик композитор буларак, татар музыкаль культура тарихында аерым урын алып тора. Аның композиторлык һәм башкару иҗаты күп еллар дәвамында Татарстанның музыка сәнгатендә төп рольне уйный һәм бөтен халык мәхәббәтен казана.

Сәйдәшевнең татар халкының сәнгатьчә фикерләү үзенчәлеге белән аваздаш булган һәм аеруча уңайлы сәхнә формасына әверелгән музыкаль драма жанрына мөрәҗәгать итүе аерым әһәмияткә ия. Мондый сәхнә формасы татар музыкаль культурасының фольклор традицияләреннән заманча профессионализмга күчүенә этәргеч бирә. Сәйдәшевнең бу милли жанрга мөрәҗәгать итүе тарихи әһәмияткә һәм сәнгати нигезгә ия, чөнки мондый жанрда драматик хәрәкәт белән табигый үрелеп барган музыка авторның идеясен һәм сәнгатьчә күзаллавын гәүдәләндерүдә аеруча мөһим чараларның берсе булып тора.

Композитор, үз халкы музыкаль культурасының тарихи тәҗрибәсен гомумиләштереп, аңа Европа һәм рус классик музыкасына хас сәнгати нормаларны, төрле халыклар музыкасында киң таралган интонацияләр һәм ритмнарны табигый рәвештәкертеп җибәрү юлларын таба.

Сәйдәшев истә калырлык, кабатланмас көйләр тудыру остасы була. Аның иҗатында халык җырларына яңача караш, аларның мәгънәви асылына тирәнтен төшенү, шулай ук башка милләтләрнең жанр һәм стиль үзенчәлекләрен актив җәлеп итү нигезендә милли көйләрнең сыйфат ягыннан яңартылуы күзәтелә.

Композитор, татар музыкасы тарихында беренче тапкыр гармоник фактура чараларын киң куллана, программалы жанр симфонизмы формаларында оркестр язмаларын (увертюралар, сюиталар һәм башкалар) өйрәнүгә керешә. Бу монодийлы ангемитон традицияләр өстенлек алган музыкаль культурада яңача фикерләү күрсәткече булып тора. Әмма, яңалык билгеләренә карамастан, Сәйдәшев иҗаты киң күләм тыңлаучыларга һәрвакыт аңлаешлы булып кала. Композитор татар халкының сизгер музыкаль аңын басым ясамыйча әкрен генә һәм эзлекле үстерә.

Сәйдәшев әсәрләренең аңлаешлы булуы, бер үк вакытта югары сәнгати кыйммәте аларда үзенчәлекле миллилекнең һәм татар музыкасы өчен яңа күренешләрнең катлаулы, әмма табигый берлеге рәвешендә бирелүе белән аңлатыла. Кыю новаторлык күренешләре белән ярашкан милли музыка үзенчәлегенә тирәнтен төшенү Сәйдәшевкә Татарстанда композиторлык сәнгатенең алга таба үсешенә нигез салырга мөмкинлек тудыра.

Сәйдәшев иҗаты һәрвакыт та рәсми танылу тапмый, әмма татар халкы аны аеруча яратып тыңлый, аның әсәрләре республиканың алдынгы башкаручылары репертуарында алыштыргысыз урын алып тора.

Хәзерге вакытта композиторның күпкырлы шәхес булуы һәм аның иҗат мирасының бәяләп бетергесез әһәмияте күбрәк ачыла. Сәйдәшев нигез салган традицияләр Татарстанның хәзерге заман милли музыкаль культурасының барлык өлкәләрендә дә ачык чагылыш таба.

Төп әсәрләре

Музыка-сәхнә әсәрләре (музыкаль драмалар һәм комедияләр, драма спектакльләренә музыка):

  • Г.Хәмиди пьесасы буенча «Һинд кызы» (1924);
  • М.Фәйзи, Ф.Бурнаш, Г.Кутуй пьесалары буенча «Камали карт» (1925), «Галиябану», «Таһир-Зөһрә», «Яшь йөрәкләр», «Балдызкай» (барысы да — 1926);
  • Һ.Такташ, Ф.Бурнаш пьесалары буенча «Күмелгән кораллар», «Хөсәен Мирза» (барысы да — 1927);
  • Г.Кутуй, Ш.Камал пьесалары буенча «Калфаклылар», «Күк күгәрчен», «Ут» (барысы да — 1928);
  • Г.Минский, А.Хәбиб-Вафа, В.Киршон, Р.Ишморат, Г.Уральский пьесалары буенча «Шлем», «Робиндар», «Җилләр шәһәре», «Данлы чор», «Утлы боҗра» (барысы да — 1930);
  • Ш.Камал, Һ.Такташ пьесалары буенча «Таулар», «Камил» (барысы да — 1931);
  • Г.Зөлкарнәй пьесасы буенча «Өермә», К.Тинчурин һәм Р.Ишморат пьесасы буенча «Тургай» (1932; В.Виноградов белән берлектә);
  • Ф.Бурнаш, К.Тинчурин пьесалары буенча «Лачыннар», «Булат бабай гаиләсе» (1933);
  • С.Баттал, Т.Гыйззәт, Г.Минский, Х.Фәтхуллин пьесалары буенча «Сынау», «Бишбүләк», «Гөлчәчәк», «Күзләр» (1939);
  • Г.Камал пьесасы буенча «Хафизәләм иркәм» (1943; М.Юдин белән берлектә);
  • Т.Гыйззәт пьесасы буенча «Изге әманәт» (1944);
  • Н.Исәнбәт пьесасы буенча «Мулланур Вахитов», Т.Гыйззәт пьесасы буенча «Чын мәхәббәт» (1948), «Алсу таң» (1950);
  • Г.Насрый пьесасы буенча «Кадерле минутлар» (1953) һ.б.;
  • Г.Таһиров либреттосына «Гөлнара» (1950, куелмый);

инструменталь әсәрләр:

  • «Н.Сакаев истәлегенә марш» (1927),
  • «Ватан» маршы (1943) һәм башкалар;

җырлар:

  • «Озын сәфәр» (1922, текст авторы билгесез),
  • Г.Кутуй шигыренә «Алга» (1941),
  • Т.Гыйззәт шигыренә «Бүген бәйрәм» (1945),
  • Г.Насрый шигыренә «Совет Татарстаны» (1950);
  • балалар өчен М.Садри шигыренә «Мәскәү» (1947),
  • Ш.Маннур шигыренә «Яшь туристлар»;
  • «Салют бирәбез»,
  • «Бал корты» (1950) һәм башка җырлар.

2000–2004 елларда Сәйдәшевнең 3 томда әсәрләр җыентыгы басыла.

Истәлеге

1993 елның 25 июнендә Казанның ГорькTataий урамында (13 нче йорт) XX йөз башында төзелгән ике катлы бинада С.Сәйдәшев музее ачыла. Бу йортның бер фатирында С.Сәйдәшев яшәгән. 

2000 елда Татарстан Республикасының Дәүләт Зур концерт залына аның исеме бирелә.

2005 елда Казанда Камал театры янында, Татарстан урамында, Сәйдәшевка һәйкәл куела.

Аның исемен Казанның Вахитов районындагы урам йөртә.

2017 елда Биектау районының Ибрә авылында С.Сәйдәшев музее ачыла.

Источник: https://tatarica.org/ru/razdely/kultura/iskusstvo/muzyka/personalii/sajdashev-salih-zamaletdinovich Онлайн - энциклопедия Tataric

Источник: https://tatarica.org/ru/razdely/kultura/iskusstvo/muzyka/personalii/sajdashev-salih-zamaletdinovich Онлайн - энциклопеди

Әдәбият

Сәйфуллин Р. Салих Сәйдәшев — татар профессиональ музыкасына нигез салучы // Халыкка багышланган тормыш. К., 2012;

Гиршман Я.М. Салих Сайдашев. К., 1956;

Салих Сайдашев. Материалы и воспоминания. К., 1970;

Воспоминания о Салихе Сайдашеве. К., 1980;

Салитова Ф.Ш. Музыкальные драмы Салиха Сайдашева. К., 1988;

Салитова Ф.Ш. Творческое сотрудничество драматурга Тинчурина и композитора Сайдашева // Традиции и новаторство в творчестве К.Тинчурина. К., 1990;

Салитова Ф.Ш. Салих Сайдашев: Жизненный и творческий путь. К., 2011;

Саинова-Ахмерова Д.З. Салих Сайдашев: страницы жизни и творчества. К., 1999;

Тематическая подборка, посвящённая 100-летию С.З.Сайдашева // Казань. 2000. № 12;

Век Салиха Сайдашева: Межвуз. сб. К., 2000;

Шамов С. Салих Сайдашев. Драма жизни. К., 2010;

Шамов С. Салих Сайдашев: величие и трагизм личности. К., 2012.

Автор Ф.Ш.Салитова