Биографиясе

1873 елның 19 июле, Рязань губерниясе Солотча авылы – 1942 елның августы, Казан.

Крәстияннәр катлавыннан. Сынлы сәнгатьтәге беренче күнекмәләрен икона язучыдан ала.

1916 елдан – Казанда; Алафузовлар фабрикасында эшли. 1920–1923 елларда Казан ирекле сәнгать остаханәләрендә П.П.Беньковта укый, бер үк вакытта кантон декоратив нәкышь остаханәсендә В.С.Щербаковка ярдәм итә, революция хәрәкәте эшлеклеләренең портретларын ясый.

Казан мәктәпләрендә (1931–1935), авыл хуҗалыгы техникумында һәм финанс-икътисад институтында (1937–1938), сәнгать училищесендә (1939–940), төзүче-инженерлар институты рабфагында (1940–1941) рәсем дәресләре бирә.

Рәссамнар берлеге әгъзасы (1936).

Князьков И.И. 1905 елда Воскресенская урамында эшчеләрне ату. ХХ гасыр

Киндер, майлы буяу. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Князьков И.И. Кызылармияченең китүе. XIX йөз – XX йөз башы

Киндер, майлы буяу. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Иҗаты

1920 елларда И.Князьков, нигездә, көнкүреш жанрында эшли: «Клирошанка», «Татреспубликада ачлык» (1922), «Авыл митингы» (1923), «Казанда татар базары» (1926), «Кызыл Армиягә алу (медицина тикшерүе)» (1936).

1930 елларда Татарстанда тарихи нәкышь сәнгате формалашуга һәм үсешенә лаеклы өлеш кертә. Үзенең картиналарында илнең XVI–XX йөзләр тарихыннан киң темалар панорамасына мөрәҗәгать итә: «Казан Кремле. 1552 ел» (1925), «Пугачёв Казанда» (1926), «Степан Разин Иделдә» (1931), «Казан постаучыларының патша Николай I гә үтенеч тапшыруы» (1936 еллар тирәсе), «1905 елда Казандагы православие һәм мөселман руханиларының бергәләшеп котырту чыгышлары» (1940). Казан рәссамнарыннан беренчеләрдән булып, В.И.Ленинның Казанда революцион хәрәкәттә катнашуы темасына мөрәҗәгать итә («В.И.Ленин Казан университетындагы сходкада», 1940).

И.Князьков нәкышь чаралары белән кульминацион мизгелләрне һәм үзәк персонажларның образларын калку итеп күрсәтүе нәтиҗәсендә, сюжет драматургиясен, күп фигуралы күренешләрнең динамикасын оста бирә белә. Аның әсәрләренә еш кына картиналарның гомуми эскизлылыгын тулыландыручы хисләр байлыгы, төсмерләр һәм төсләрнең контрастлылыгы хас.

Князьков И.И. Явыз Иванның Казан кремленә керүе. ХХ гасыр

Эскиз. Киндер, майлы буяу. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Күргәзмәләре

2 нче Дәүләт нәкышь, скульптура һәм графика (Казан, 1921), ТатАХРРның 4 нче картиналар, скульптура, архитектура һәм графика (Казан, 1925), АХРРның 8 нче «СССР халыкларының тормышы һәм көнкүреше» (Ленинград, 1926), АХРның 11 нче «Сәнгать массаларга» (Мәскәү-Ленинград, 1929) күргәзмәләрендә һәм башкаларда катнаша.

Әсәрләр тупланмасы

Әдәбият

Червонная С.М. Художники Советской Татарии. Казань, 1984.