Биографиясе

1922 елның 27 апреле, хәзер БРның Мәләвез районы Җиргән авылы — 1993 елның 7 марты, Казан.

1938–1940 елларда Казан элемтә техникумында эшли.

Казан юридик институтын тәмамлый (1948).

1940 елдан Кызыл Армия сафларында, Сызрань танк училищесе курсанты. 1942–1944 елларда Көньяк-Көнбатыш фронтның 9 нчы армиясе аерым 12 нче танк бригадасының рота командиры, 1 нче танк армиясе 6 нчы танк корпусының элемтә офицеры; капитан.

1951 елдан РФА КГҮнең Тел, әдәбият, тарих институтында: 1958 елга кадәр гыйльми секретарь, 1959–1963 елларда тарих секторы мөдире, 1963–1982 елларда директор.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре Татарстанда Гражданнар сугышы, милли дәүләт төзелеше тарихына карый. «Татарстан АССР тарихы» («История Татарской АССР», 1960, т. 2), «Татарстан АССР тарихы: иң борынгы заманнардан безнең көннәргә кадәр» («История Татарской АССР: с древнейших времён до наших дней», 1968), «Татарстан АССР тарихы» («История Татарской АССР», 1980), «Татарстан партия оешмасы тарихы очерклары» («Очерки истории партийной организации Татарии», 1962), «Халык бәхете өчен көрәшүчеләр» («Борцы за счастье народное», 1967), «СССРда милли дәүләт төзелеше тарихы. Капитализмнан социализмга күчеш чорында СССРда милли дәүләт төзелеше (1917–1936 еллар)» («История национально-государственного строительства в СССР. Национально-государ­ственное строительство в СССР в переходной период от капитализма к социализму (1917–1936 гг)», М., 1968), «Борынгы шәһәрнең яшьлеге» («Молодость древнего города», 1978), «Көрәш һәм казанышлар елъязмасы: Татарстан партия оешмасы хроникасы: 1883–1985» («Летопись борьбы и свершений: Хроника партийной организации Татарии: 1883–1985», 1985, 1 кит.), «Татарстанда культура революциясе (1917–1937 еллар)» («Культурная революция в Татарии (1917–1937 гг.)», 1986) күмәк хезмәтләре авторларының берсе.

Октябрь революциясе, Гражданнар сугышы, ТАССР төзелү тарихына караган документлар һәм материаллар җыентыгын әзерләүдә катнаша.

Бүләкләре

Ленин ордены, ике Ватан сугышы, ике Кызыл Йолдыз орденнары белән бүләкләнә.

Хезмәтләре  

Из истории иностранной военной интервенции и гражданской войны на территории Татарии (1918–1920 гг.). К., 1954;

Октябрь и национально-государственное строительство в Татарии. М., 1969;

В те годы огневые (В.И.Ленин и борьба за власть Советов в Татарии). К., 1985.

Әдәбият  

Памяти М.К.Мухарямова. К., 1995.