Биографиясе

1892 ел, Казан – 1933 ел, Баку.

С.С.Гобәйдуллинның кызы.

Төньяк-Көнчыгыш археология һәм этнография институтын тәмамлаганнан соң (1920 ел, Казан), шунда ук Шәрекъ этнографиясе кафедрасында эшли.

1918 елда Шәрекъ халыклары мәдәниятенә багышланган күргәзмә әзерләүдә катнаша.

Беренче булып «Казан татарлары этнографиясе» дигән лекцияләр курсы эшли.

1922 елдан Шәрекъ педагогия институтында укыта, төрки-татарлар этнологиясе буенча лекцияләр укый. Татар халкын гыйльми өйрәнү җәмгыяте эшендә актив катнаша. Бер үк вакытта ТАССР Үзәк музеенда эшли.

1925 елдан Баку Югары педагогия институтында укыта.

Хезмәтләре Татарстан, Әзәрбайҗан халыклары этнографиясенә (шшул исәптән Казан татарлары, Әзәрбайҗан төркиләре ашлары турында этнографик очерклар) карый.

Хезмәтләре

Пища казанских татар // Вестн. Науч. об-ва Татароведения. 1927. № 6 (соавтор);

Пища азербайджанских тюрок // Изв. Вост. факультета Азерб. гос. университета. Востоковедение. 1928. Т. 3.

Әдәбият

Губайдуллина А. Наша дорогая Мариам апа // Гасырлар авазы — Эхо веков. 2002. № 1/2.                           

Автор – Д.М.Галиуллина