Яшел культураларга кыяклы суган, салат, шпинат, укроп, рәваҗ, кузгалак, петрушка, сельдерей, хуш исле рәйхан, кориандр керә.

Яшел культураларның тәм сыйфатлары яхшы, составларында витаминнар һәм кыйммәтле туклыклы матдәләр бар; тиз өлгерешлеләре: яфраклы салат — 30–45 көннән соң, шпинат — 30–40, укроп — 40, кыяклы суган — 20–35 көннән соң өлгерә. Бу күп тапкыр утыртырга һәм теплицаларда — ел дәвамында, ачык һәм җылытылган грунтта яздан көзгә кадәр яшел культуралар үстереп алырга мөмкинлек бирә.

Яшел культуралар туфракның уңдырышлылыгына һәм дымлылыгына таләпчән. Алар ачык грунтта тыгызландырылган (томат һәм кәбестә белән) һәм аралаш (соңгы культуралар алдыннан — томат һәм кыяр белән) чәчүлекләрдә үстерелергә, ябык грунтта аерым урын биләргә яисә тыгызлавыч сыйфатында кулланылырга мөмкин.

Яшел культуралар салкынга чыдам, 12–15 °C та яхшы үсәләр һәм 3–5 °C кырауларны җиңел кичерәләр, шпинат кар астында да яхшы саклана.

Яшел культураларның Татарстан Республикасында районлаштырылган сортлары: салат — «Крупнокочанный» (1974 ел), «Верадарц» (1990 ел); шпинат — «Жирнолистный» (1974 ел), «Стоик» (1996 ел); укроп — «Грибовский» (1978 ел), «Лесногородский» (1989 ел), «Салют» (1996 ел), «Борей» (1997 ел), «Кибрай» (1997 ел); петрушка — «Урожайная» (1965 ел), «Обыкновенная листовая» (1988 ел), «Бриз» (1996 ел), «Сахарная» (1996 ел); пастернак — «Круглый» (1965 ел), «Лучший из всех» (1996 ел); сельдерей — «Яблочный» (1973 ел); кузгалак — «Крупнолистный» (1996 ел), «Бельвильский» (1996 ел); батун-суган — «Салатный 35» (1990 ел); шнит-суган — «Медонос» (1990 ел).

Автор – И.Н.Афанасьев